Высокогорский

АБДРАХМАНОВ ИБРАГИМ АБДРАХМАН УЛЫ

Абдрахманов Ибрагим Абдрахман улы (Габдрахманов Ибрагим Габдрахманович) 1920 нче елның 15-нче маенда Өбрә авылында туа. 1940-нче елны 25-нче сентяберендә Дөбъяз военкоматы аркылы Совет Армиясе сафларына китә. Әрмәнстан ССРның Кировакан шәһәрендә 650-нчы укчы полк 138-нче горный өч тапкыр Кызыл Байраклы укчы дивизиядә 1940-нчы елның 11-нче октябреннән 1941 елның 22 нче июненә кадәр хезмәт итә.

АБДРАХМАНОВ ӘДҺӘМ АБДРАХМАН УЛЫ

Абдрахманов Әдһәм Абдрахман улы – 1924 че елның 25нче маенда Дөбьяз районы (хәзерге Биектау районы) Олы Кавал авылында туа. 1942 нче елның 19 нчы августында Кызыл Армия сафларына алына. 7 нче Свирь Кызыл Байраклы Суворов, Кутузов һәм Александр Невский орденлы гвардия миномет бригадасында артиллерист булып хезмәт итә. Волхов фронтындагы сугышларда, Карелияне, Заполярье, Белоруссия, Польшаны немец – фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышны гвардия ефрейторы дәрәҗәсендә тәмамлый.

АХМАНОВ АЛЕКСЕЙ ОСИПОВИЧ

АХМАНОВ Алексей Осипович (9.3.1897, Казан губернасы, Казан өязе Алат авылы - 17.11.1949, Минск), генерал-лейтенант (1941), Советлар Союзы Герое (18.4.1945). Казан пехота курсларын (1920), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (1935), Химик саклану хәрби академиясен (1938, Мәскәү), К.Е.Ворошилов исем. Югары хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елдан Кызыл Армиядә: Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша.

БАТЫРШИН ГЫЙЛЬФАН ӘБҮБӘКЕР УЛЫ

БАТЫРШИН Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914, Харьков губернасы, Голубовка бистәсе, хәзерге Украина Республикасы Кировск шәһәре, - 11.12.1947), Советлар Союзы Герое (25.10.1938), майор (1945). Лисичанск тау сәнәгате техникумын (Ворошиловград өлкәсе), кече командирлар мәктәбен (1936), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1941, Мәскәү) тәмамлый. 1931-32 елларда «Пишмаш» заводында (Казан) эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә.

ГАБДЕЛХАКОВ ФОАТ ГАБДЕЛХАК УЛЫ

Габделхаков Фоат Габделхак улы 1923 елда туган. 1942 нче елның июнь аенда сугышка киткән. Фоат абый беренче Украина фронтында хезмәт итә.

ГАБДРАХМАНОВ ГАБДУЛХАК ГАБДРАХМАН УЛЫ

Габдрахманов Габдулхак Габдрахман улы (Абдрахманов Абдулхак Абдрахманович) 1923 елны Өбрә авылында туган. 1942 елның 1-нче маенда Совет Армиясе сафларына үз теләге белән киткән. Ленинградны азат итүдә катнашкан. Гвардии рядовой Габдрахманов Г.Г. 1943 елның апреленнән 1944 елның июленә кадәр Көнбатыш фронтның 4 гв.танк полкында мотоциклист булып хезмәт иткән. 1944 елның июленнән 1945 елның маена кадәр 3-нче Беларуссия фронтында. Эстониядә Таллин һәм Хаапсалу шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.

ГАБДУЛЛАЗЯНОВА РКЫЯ ХАБИБУЛЛА КЫЗЫ

Габдуллазянова Ркыя Хабибулла кызы 1944-нче елның 20-нче октябрендә Өбрә авылында туа. Ул тугачтын ук аның әнисен колхозга эшкә чакыралар. Әнисе урак урганда, кечкенә Ркыяны колхоз председателе Галимә апа үзе арба тагып басуларда тартып йөргән. Шулай итеп Ркыя апаның хезмәт юлын шул вакыттан ук колхоз белән бәйләнде дип әйтеп була.

ГАРӘФИЕВ САДРИ ГАРӘФИ УЛЫ

Дөбъяз авылында сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Садри Гарәфи улы Гарәфиев яши. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. 1942 елның августында хәрби хезмәткә чакырып алалар. Яшь солдат Гарәфиевне Ленинград фронтына җибәрәләр. Ул сугышлар белән иксез-чиксез илебезнең бөтен территориясе буйлап узган һәм Җиңү көнен Белоруссия фронты составында Берлинда каршылаган. Аннары ул хезмәт иткән частьны япон самурайларына каршы көрәшкә җибәр-гәннәр.

ГИЗЗАТУЛЛИН ГАБДУЛХАК ГИЗЗАТ УЛЫ

Гыйззатуллин Габделхак Гыйззатулла улы 1899 елда Әлдермеш авылында туып үсә. Колхозга керә һәм төрле эшләрдә тырышып эшли. 1941 елның 2 нояберендә сугышка китә. Мәскәү, Рязань шәһәрләрен саклау өчен ныгытмалар коруда катнаша. Аннан соң танкка каршы сугыш өчен артиллерия полкында артиллерист булып сугыша. Кавказда Ордженекидзене, Кубань җирен, Ростов, Мариуполь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Севастополь, Одесса буйларында сугыша. Молдавиядә, Румыниядә, Болгариядә, Югославиядә, Белград өчен Венгриядә, Будапешт, Балатон күле янында батырларча сугыша.

ГИМАДИЕВ РИЗВАН ГИМАДИЙ УЛЫ

Гыймадиев Ризван Гыймади улы 1921 елда Сая авылында туган. Немец фашистлары безнең туган илгә явызларча һөҗүм башлагач, 1941 елның 15 июлендә аларга каршы сугышка китә. Герой Ленинград шәһәрен саклауда катнаша. Курск дугасында батырларча сугышкан өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. Бу сугышта контузия ала. Сәламәтләнгәннән соң Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 елда Польша коридорында сугышканда “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бу сугышта да бер аягы яралана.

Subscribe to Высокогорский