Заинский

АНДРЕЙ ПЕТРОВИЧ ГОРБУНОВ

Андрей Петрович Горбунов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1906 елда Якты Күл авылында туган. Сугышка 1941 еолда беренче көннәреннән үк алына. Әсирлеккә төшә, Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан батырлыклары өчен “Берлинны алган өчен”. “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, туган авылына кайта. 1977 елда бакыйлыкка күчә.

БОРОДАЕВА АЛЕКСАНДРА ИВАНОВНА

Шәһәрдәшебез Александра Бородаевага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Александра Ивановнаны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Автоклуб үзешчәннәре исә сугыш чоры җырлары белән ветеранны яшьлегенә алып кайтты.

ВЕТЕРАН АБРАМОВ МАТВЕЙ ВАТАНПӘРВӘР БУЫН КАЛДЫРДЫ

Зәйдә бүгенге көндә 15 сугыш ветераны яши, кызганыч, алар сафы елдан-ел кими. Күптән түгел Сармашбаш җирлегеннән соңгы ветеран - тумышы белән Федоровка авылыннан булган Матвей Абрамов бакыйлыкка күчте. Клавдия белән Матвей Абрамовлар, ветераннар өчен торак шартларын яхшырту программасы буенча фатир алып, соңгы елларда Зәйдә гомер иттеләр.

ВИЛЬДАН ГЫЙЛЬМАН УЛЫ ГЫЙЛЬМАНОВ

Вильдан Гыйльман улы Гыйльманов Аксар авылында 1907 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Яшьтән ук Алабуга баена ялланып Астафий басуында эшли. Бабай бик яшьли ятим кала. Әти-әнисе үлгәч, аны Ширәмәт районы Урта Чаллы авылында яшәүче апасы белән җизнәсе тәрбиягә ала. Шушы авылда ул әбине куреп гашыйк була. 1929 елда, бабай белән әбигә өйләнгәч, гаиләсен алып туган авылы Аксарга төп йортка кайта. Икесе дә колхозга керәләр. Әби колхозчыларга ашарга пешерә. Бабай кырчылык бригадасының бригадиры була. 1941 елда үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Анда укчылар полкына эләгә.

ГАЙНЕТДИН БОРҺАНОВ

Миңлебикә әбием сөйләгәннәрдән чыгып, бабам - Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Борһанов турында язып үтәсем килә.

ГРИГОРЬЕВ ИВАН ВЛАДИМИРОВИЧ

Григорьев Иван Владимирович - минем әтиемнең абыйсы. 1919 елда Югары Баграж авылында Владимир белән Ирина гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Армиягә кадәр Сарсаз - Баграж, Бигеш мәктәпләрендә укытучы булып эшли, балалар укыта. Сугышка Бигеш мәктәбендә эшләгәндә 1942 елның 23 апрелендә алына. Бик күп шәһәрләрне дошманнардан азат итүдә катнаша. Ләкин сугышларның берсендә үзе дә каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң авылга кайта.

ГЫЙЛЬМУЛЛА ГЫЙЛӘҖЕДИН УЛЫ ГЫЙЛАЕВ

Гыйльмулла Гыйләҗедин улы Гыйлаев - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул 1906 елда Зәй районы Аксар авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач та аны фронтка алалар. Ул Белоруссия фронтында немец гаскәрләренә каршы пулемётчы булып сугыша. 1943 елның апрель аенда яраланып, туган авылына кайта. Яралары төзәлгәч, шул ук елның көзендә янадан сугышка китә. Сугышнынңсонгы көненә кадәр фронтта була. Җинү көнен Берлинда каршылый. Бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.

ГЫЙМРАН ФӘСХЕТДИНОВ.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, эзтабарлар әле һаман яу кырында ятып калган солдатларның җәсәдларын, алар турында мәгълүмат табалар. Шундый солдатларның берсе – якташыбыз Гыймран Фәсхетдинов.

ЕВРОПАНЫ АЗАТ ИТКӘН ЕГЕТ. АБРАМОВ МАТВЕЙ НИКИФОР УЛЫ -15.04.1926

Сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган буын өчен Җиңү көне аеруча кадерле. Чөнки ул - күп кан коюлар аша, авыр хезмәт белән яуланган бәйрәм. Бу көнне һәр сугыш һәм тыл ветераны үзгә бер дулкынлану белән көтеп ала. Клавдия һәм Матвей Абрамовлар Бөек Җиңү көнен бергәләшеп 60нчы мәртәбә каршы алалар. Һәм иң куанычлысы - алар быелгы бәйрәмне якты, матур, җылы фатирларында, барлык балалары белән бергәләшеп, билгеләп үтәчәкләр. Матвей агага фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә бирелде.

ЗАХАРОВ ХРИСАН НИКОЛАЕВИЧ

Җиңүнең 74 еллыгы якынлаша. Югары Багражда сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлгә барлыгы 269 кеше исеме кертелгән. Исемлек буенча 171 кеше сугыштан кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Күпләренең әле бүгенге көндә дә язмышлары билгесез.