ЗАХАРОВ ХРИСАН НИКОЛАЕВИЧ
Җиңү көне шатлык китерсә дә, сызлый әле һаман яралар! Кил. Исемлеккә күз сал. Бер генә минут булса да басып тор, искә ал. Алар безнең киләчәк өчен көрәшкәннәр. Җиңүнең 74 еллыгы якынлаша. Югары Багражда сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлгә барлыгы 269 кеше исеме кертелгән. Исемлек буенча 171 кеше сугыштан кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Күпләренең әле бүгенге көндә дә язмышлары билгесез.