Кайбицкий

ГАБИДУЛЛИН СӘЛИМ МИРХӘЙДӘР УЛЫ

Габидуллин Сәлим Мирхәйдәр улының автобиографик истәлекләреннән: “ Мин Габидуллин Сәлим Мирхәйдәр улы 1924 елның 15 декабрь аенда Татар АССРы, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында тудым. Әтием Габидуллин Мирхәйдәр 1883 елны, гади крестьян гаиләсендә туган. Революциягә кадәр дә, аннан соң да җир эшләре белән шөгыльләнә. 1931 елны колхозга кергәннән соң, соңгы көннәренә кадәр колхозда хезмәт куя. Әнием Габидуллина Фәрхеруй 1888 елны Кайбыч районы Олы Урсак авылында, шулай ук гади крестьян гаиләсендә туган.

ЕВДОКИМОВА АНТОНИНА ИВАНОВНА

Евдоки́мова Антонина Ивановна (15.8.1907, Казан губернасы, Свиәга өязе Турминский авылы - 1998, Самара шәһәре), колхозчы, Социалистик Хезмәт Герое (1948). Тәрҗемәи хәле 1941-1959 елларда Подберезье (хәзерге Кайбыч) районының «Революция» колхозында эшли. Герой исеме бодайдан югары уңыш алуы өчен бирелә (1944 тә - 1 га дан 33 ц). 1951-55 тә ТАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

ЗАРИПОВ РӘХИМУЛЛА ЗАРИП УЛЫ

Рәхимулла Зарип улы Кайбыч районы Зур Русак авылында 1924 елның 25 июлендә Зариф абыйның һәм Зиһникамал апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Гаиләдә алар өч бала була: Фәйрүзә, Рәхимулла, Борхан.

ЗАҺИДУЛЛИН ЗИННӘТУЛЛА ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ

Зиннәтулла Әүхәдулла улы 1920 елның 15 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы, Заһидулла һәм Сафиябану Заһидуллиннар гаиләсендә туа. Фронтка 1942 елда китә. Яраланып 1944 елда авылга әйләнеп кайта. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Зиннәтулла абыйның сөйләгәннәреннән язып алынган хатирәләр:

ХӘМИДУЛЛИН ГАЗИЗУЛЛА ЗИННӘТУЛЛА УЛЫ

Газизулла Зиннәтулла улы 1927 елның 10 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә йөри башлый. 1941 елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр. Газизулла абый сүзләренә караганда: -“Мәктәптә укыган чакта ук, 1939 елны мин атлар ашатучы бригадага эшкә кердем.

Subscribe to Кайбицкий