Камско-Устьинский

ГАЛИМОВ ТАҺИР ГЫЙМАДИ УЛЫ

Галимов Таһир Гыймади улы 1927 елның 15 маенда Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхуҗа авылында туган. Олы Карамалы урта мәктәбен тәмамлаагннан соң армия сафларына алынган. Армиядан соң туган ягына кайткач, 1948 елда 3 еллык агрономнар мәктәбенә (Тәтеш районы узәгендә) укырга керә һәм 1951 елда уңышлы тәмамлый. 1952 елда белем алуын читтә торып дәвам итә (1958 елда тәмамлый).

ГАРИФУЛЛИН ЗИЯФӘТ ШӘФЫЙК УЛЫ

Бәрлегуҗа авылында туа. 1943 елның 23 июнендә сугышка китә. Сугышта связной була. Пехотада хезмәт итә. Карпат тауларына беренче барып җиткәнгә Прикарпатский полк дип аталган полкта була. 1 Украина фронтында, Киевны, Житомирны алуда катнаша. 1944 елның 12 ноябрендә яраланып 3 ай госпитальда ята. Чехословакияне азат иткәндә яңадан фронтка килә. Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Ул танк полкларында, 271нче укчы дивизиясе, 865нче Прикапатский полкында хезмәт итә. Сугыш беткәч 3 ел армиядә хезмәт итә. 1948 елда гына туган авылына кайта.

Subscribe to Камско-Устьинский