Кукморский

АРСЛАНОВА СӘВИЯ ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

1931 елның 28 мартында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында туа. Хезмәт юлын 1955 елда Кукмара кирпич заводында тюрле эшче булып башлап җибәрә. 1959 елда Камчаткада СМУ-2 гә дуртенче разрядлы штукатур булып эшкә урнаша. 1964 елда Саба авылына күченеп кайта, ПМК-159 да штукатур булып хезмәт юлын дәвам итә. 1977 елларда автотранспорт предприятиесендә өлкән кассир булып эшли. Тырышып эшләгәне өчен Савия Галимулла кызына 1977 елда "Ударник коммунистического дигән исем бирелә. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән:

ВАЛИЕВ ӘХӘТ ХАКИМ УЛЫ.

Вәлиев Әхәт Хәким улы 1926 елның 18 мартында Кайбыч районы Зур Урсак авылында дөньяга килә. Әти - әнисе урта хәлле, эш сөючән кешеләр булалар. Әхәт абый үзе дә кечкенә вакытыннан ук аларга ярдәм итеп, эш сөючән булып үсә. Шофёр һөнәрен үзләштерә. 1943 нче елның октябрь аенда Әхәт абыйны да фронтка алалар. Аңа ул вакытта нибары 17 яшь була. Хәрби хезмәтен Әхәт абый Владивостокта Монгол халык республикасында, Ватан чиген саклап үти. Ул хезмәт иткән хәрби частьның исеме “За Байкалский округ” дип атала. Шушы урында ул җиде ел буе Ватанына тугры калып хезмәт итә.

ВОРОБЬЁВ ПЁТР ЕГОРОВИЧ

ВОРОБЬЁВ Пётр Егорович (8.7.1908, Казан губернасы, хәзерге Кукмара районы Танькино авылы - 25.9.1984, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1941). 1930-41 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 718 нче укчы полкта отделение командиры (50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе).

ГАРИФУЛЛИН МИННЕМУЛЛА

Минем бабам - Әсән-Елга авылында туган Миннемулла Гарифуллинны районыбызда белмәгән кеше юк иде. Җор телле, аралашучан иде ул, җитәкче урыннарда эшләде. 20 яшендә, 1939 елны фин сугышына алына, шуннан Бөек Ватан сугышына кереп китә. Ике сугыш юлы узган бабам 1944 елда яраланып кайта. Снаряд кыйпылчыгы тигән кулы гомер буе сугыш афәтен исенә төшереп торды. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән бабам 90 яшенә җитәргә бер ай кала 2009 елны вафат булды. Ришат ГАРИФУЛЛИН

ГИМАДИЕВ ИСЛАМ ИМАМ УЛЫ

Гимадиев Ислам Имам улы 1925 нче елда Апас районы Тәүгелде авылында, эшче гаиләсендә туган. Гаиләдә ике егет үскәннәр. Тәүгелде 4 еллык мәктәбен тәмамлаган. 1941 нче елның 22 июнь иртәсен бүген дә куркыныч төш итеп искә ала. Сугышның беренче айларында ук 1923 елгы абыйсын фронтка алалар. Кызганычка каршы, абыйсының язмышы бүгенге конгә кадәр билгесез булып кала бирә. Ул хәбәрсез югалган.

ДМИТРИЕВ ФЕДОР ИВАНОВИЧ

Безнең әтиебез, бабабыз Дмитриев Федор Иванович 1925 елның 3 мартында Үрәсбаш авылында туа. 1942 елның 5 декабрендә Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Танкист була. 2нче Балтыйк буе фронтында Эстонияне азат итүдә катнаша. 1944 елның 5 сентябрендә авыр яралана, 1945 елның февраленә кадәр госпитальдә ята. Сугыштан соң туган ягында мех фабрикасында эшли столяр, балта остасы була. Валентина МАМАЕВА, Лилия ГАРИФУЛЛИНА

ЗАГИДУЛЛИН ФАХРУТДИН ГИЛЬМУТДИНОВИЧ

ЗАҺИДУЛЛИН Фәхретдин Гыйльметдин улы (1911, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлангар авылы - 16.3.1998, Кемерово шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.7.1944), сержант. 1933-41 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры (7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы). Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша.

КАБАЕВ ГАЛИМ ХАРИС УЛЫ

Минем бабам Кабаев Галим Харис улы сугышның башыннан ахырына кадәр Югары Баш командование Резервының 175нче аерым автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт иткән. Аңа чолганыштагы Ленинградка азык-төлек ташырга, Курс дугасындагы бәрелештә, Косунь-Шевченск һәм Яссо-Кишинев операцияләрендә катнашырга, Румыния, Венгрияне азат итәргә туры килгән. Җиңүне ул Австриядә каршы алган. Бабама сугыштан исән-сау кайтырга насыйп булган. Сугыштан соң ул райтопта, итек фабрикасында эшләгән. Аның шоферлык стажы – 41 ел. Шушы чор эчендә ул 15 машина (шул исәптән фронтта – 8) алмаштырган.

МИНЕГАЛИЕВ КОРБАНГАЛИ МИНЕГАЛИ УЛЫ

Минем бабам Минегалиев Корбангали Минегали улы 1912 елда Адай авылында дөньяга килгән. Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Анда сапер булып хезмәт итеп, яраланып туган якларына әйләнеп кайта. Әбием Мөнәвәрбикә белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Мирзагали якты дөньяда юк инде. Бабай исә 1989 елның беренче сентябрендә вафат була. Ризилә Корбанова.

МУХАМАДИЕВ ГАЙФИ СӘЛӘХ УЛЫ

МУХАМАДИЕВ ГАЙФИ СӘЛӘХ улы 1925нче елда туган. Сугыш башланганда Гайфи абыйга 16 яшь кенә була. Анын да сугышка китәсе килә. Тылда да кирәкле икәнен аңлый яшь егет. Алны-ялны белмичә, ачлы-туклы килеш эшләү бик авыр булса да, булган көчен кызганмыйча эшли бирә. Сугыш аны уз эченә 1943 нче елның гыйнварында суырып ала. Вурнорский учебный стрелковый полкта өйрәнүләр үткәч, Гаубищный артиллеристлар полкында разведчик булып сугышчан юлын башлап җибәрә. Өченче Белоруссия фронтында сугыша ул.

Subscribe to Кукморский