Кукморский

АРСЛАНОВА СӘВИЯ ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

1931 елның 28 мартында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында туа. Хезмәт юлын 1955 елда Кукмара кирпич заводында тюрле эшче булып башлап җибәрә. 1959 елда Камчаткада СМУ-2 гә дуртенче разрядлы штукатур булып эшкә урнаша. 1964 елда Саба авылына күченеп кайта, ПМК-159 да штукатур булып хезмәт юлын дәвам итә. 1977 елларда автотранспорт предприятиесендә өлкән кассир булып эшли. Тырышып эшләгәне өчен Савия Галимулла кызына 1977 елда "Ударник коммунистического дигән исем бирелә. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән:

АХСАДИЕВ БАРЫЙ ҺАДИ УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР

Әхмәдиев Барый Һади улы, Кукмара районы Сәрдекбаш авылында 1911 елда туган, гвардия майоры, сугышның беренче көненнән армия сафында.1930 нчы елда 19 яшьлек комсомол егетне, 140 йорттан торган авылга авыл Советы рәисе итеп куялар. 26 яшендә аны Кукмара МТСына директор итеп билгелиләр. 1941 елның май аеннан Барый сугышка китә. 1941 ел кышында Мәскәүне саклаучылар сафында бик авыр сугышларда катнаша һәм “Батырлык өчен”, соңыннан “Мәскәү оборонасы өчен”, медальләренә лаек була.

ВАЛИЕВ ӘХӘТ ХАКИМ УЛЫ.

Вәлиев Әхәт Хәким улы 1926 елның 18 мартында Кайбыч районы Зур Урсак авылында дөньяга килә. Әти - әнисе урта хәлле, эш сөючән кешеләр булалар. Әхәт абый үзе дә кечкенә вакытыннан ук аларга ярдәм итеп, эш сөючән булып үсә. Шофёр һөнәрен үзләштерә. 1943 нче елның октябрь аенда Әхәт абыйны да фронтка алалар. Аңа ул вакытта нибары 17 яшь була. Хәрби хезмәтен Әхәт абый Владивостокта Монгол халык республикасында, Ватан чиген саклап үти. Ул хезмәт иткән хәрби частьның исеме “За Байкалский округ” дип атала. Шушы урында ул җиде ел буе Ватанына тугры калып хезмәт итә.

ВОРОБЬЁВ ПЁТР ЕГОРОВИЧ

ВОРОБЬЁВ Пётр Егорович (8.7.1908, Казан губернасы, хәзерге Кукмара районы Танькино авылы - 25.9.1984, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1941). 1930-41 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 718 нче укчы полкта отделение командиры (50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе).

ГАЗИЗОВ ШАРИПЬЯН ГАЗИЗЗЯНОВИЧ

"Газизов Шәрипҗан Газиз улы – 1918 нче елда Кукмара районы Туембаш авылында ишле гаиләдә туа. Балачагы шушы авылда үтә, башлангыч мәктәпне тәмамлап, укуын Мәчкәрә мәктәбендә дәвам итә. Кукмара военкоматы аша яшь, үсмер малайны армия сафларына алалар. Ул Ташкентта пограничник булып хезмәт итә. Аның белән бергә Кукмарадан удмурт, татар егетләре дә була. 1941 елның июнь урталарында хезмәтне бетергәч, егетләр Кукмара базары янында урнашкан ашханәдә очрашырга сүз куешканнар. Алар очрашкан көнне сугыш башланганлыгын шушында ишетәләр.

ГАЗИЗОВ ШӘРИПҖАН ГАЗИЗ УЛЫ

«Газизов Шәрипҗан Газиз улы – 1918 нче елда Кукмара районы Туембаш авылында ишле гаиләдә туа. Балачагы шушы авылда үтә, башлангыч мәктәпне тәмамлап, укуын Мәчкәрә мәктәбендә дәвам итә. Кукмара военкоматы аша яшь, үсмер малайны армия сафларына алалар. Ул Ташкентта пограничник булып хезмәт итә. Аның белән бергә Кукмарадан удмурт, татар егетләре дә була. 1941 елның июнь урталарында хезмәтне бетергәч, егетләр Кукмара базары янында урнашкан ашханәдә очрашырга сүз куешканнар. Алар очрашкан көнне сугыш башланганлыгын шушында ишетәләр.

ГАРИФУЛЛИН МИННЕМУЛЛА

Минем бабам - Әсән-Елга авылында туган Миннемулла Гарифуллинны районыбызда белмәгән кеше юк иде. Җор телле, аралашучан иде ул, җитәкче урыннарда эшләде. 20 яшендә, 1939 елны фин сугышына алына, шуннан Бөек Ватан сугышына кереп китә. Ике сугыш юлы узган бабам 1944 елда яраланып кайта. Снаряд кыйпылчыгы тигән кулы гомер буе сугыш афәтен исенә төшереп торды. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән бабам 90 яшенә җитәргә бер ай кала 2009 елны вафат булды. Ришат ГАРИФУЛЛИН

ГИЛЯЗОВ ГАРИФ ГИЛЯЗОВИЧ

Гилязов Гариф Гилязович - 1945 елның 2 мартында дошман ядрәсен "Отличный артиллерист" значогы тагылган күкрәген тишеп һәлак булган якташыбыз. Гариф Гилязов Кукмара районы Югары Арбаш авылында 1922 елда туган.

ГИМАДИЕВ ИСЛАМ ИМАМ УЛЫ

Гимадиев Ислам Имам улы 1925 нче елда Апас районы Тәүгелде авылында, эшче гаиләсендә туган. Гаиләдә ике егет үскәннәр. Тәүгелде 4 еллык мәктәбен тәмамлаган. 1941 нче елның 22 июнь иртәсен бүген дә куркыныч төш итеп искә ала. Сугышның беренче айларында ук 1923 елгы абыйсын фронтка алалар. Кызганычка каршы, абыйсының язмышы бүгенге конгә кадәр билгесез булып кала бирә. Ул хәбәрсез югалган.