Кукморский

ГӨБӘЙДУЛЛИН ГАЛИ ГАЛӘСКӘР УЛЫ - ОФИЦЕР - ФРОНТОВИК

Гөбәйдуллин Гали Галәскәр улы

ДМИТРИЕВ ФЕДОР ИВАНОВИЧ

Безнең әтиебез, бабабыз Дмитриев Федор Иванович 1925 елның 3 мартында Үрәсбаш авылында туа. 1942 елның 5 декабрендә Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Танкист була. 2нче Балтыйк буе фронтында Эстонияне азат итүдә катнаша. 1944 елның 5 сентябрендә авыр яралана, 1945 елның февраленә кадәр госпитальдә ята. Сугыштан соң туган ягында мех фабрикасында эшли столяр, балта остасы була. Валентина МАМАЕВА, Лилия ГАРИФУЛЛИНА

ЗАГИДУЛЛИН ФАХРУТДИН ГИЛЬМУТДИНОВИЧ

ЗАҺИДУЛЛИН Фәхретдин Гыйльметдин улы (1911, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлангар авылы - 16.3.1998, Кемерово шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.7.1944), сержант. 1933-41 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры (7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы). Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша.

ЗӘКИЯ ӘБИГӘ – 100 ЯШЬ!

Зәкия әбигә – 100 яшь! Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Зәкия Гарипова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранның кырык елдан артык хезмәт стажы бар. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Тыл һәм хезмәт ветераны дәрәҗәле кунакларны чын күңелдән шатланып, бик җылы кабул итте.

КАБАЕВ ГАЛИМ ХАРИС УЛЫ

Минем бабам Кабаев Галим Харис улы сугышның башыннан ахырына кадәр Югары Баш командование Резервының 175нче аерым автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт иткән. Аңа чолганыштагы Ленинградка азык-төлек ташырга, Курс дугасындагы бәрелештә, Косунь-Шевченск һәм Яссо-Кишинев операцияләрендә катнашырга, Румыния, Венгрияне азат итәргә туры килгән. Җиңүне ул Австриядә каршы алган. Бабама сугыштан исән-сау кайтырга насыйп булган. Сугыштан соң ул райтопта, итек фабрикасында эшләгән. Аның шоферлык стажы – 41 ел. Шушы чор эчендә ул 15 машина (шул исәптән фронтта – 8) алмаштырган.

КАИМӘ ЗЫЯТДИНОВАГА 90 ЯШЬ!

Кукмара районы Түбән Арбаш авылыннан 90 ны түгәрәкләп килүче Каимә апа озын гомерлелекнең серен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда күрә. Ул скандинавиячә йөрешенә зур игътибар бирә, бик күп хәрәкәтләнә, физик күнегүләр ясый, дарулардан бөтенләй диярлек баш тартып, үләннәр белән генә дәваланырга тырыша. Түбән Арбаш авылында яшәүче Каимә апа Зыятдинова 36 ел педагогик эш тәҗрибәсе булган, олы хөрмәткә лаек мөгаллимә генә түгел, уңган бакчачы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы җор телле Акъәби дә әле ул. Иркә кыз

МИНЕГАЛИЕВ КОРБАНГАЛИ МИНЕГАЛИ УЛЫ

Минем бабам Минегалиев Корбангали Минегали улы 1912 елда Адай авылында дөньяга килгән. Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Анда сапер булып хезмәт итеп, яраланып туган якларына әйләнеп кайта. Әбием Мөнәвәрбикә белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Мирзагали якты дөньяда юк инде. Бабай исә 1989 елның беренче сентябрендә вафат була. Ризилә Корбанова.

МИНЕМУЛЛИН САМИГУЛЛА ШӘФИГУЛЛА УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР

Минемуллин Самигулла Шәфигулла улы.

МОРТАЗИН МИННЕХАН САХИПЗАДА УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР.

Мортазин Миннехан Сахипзада улы.

МОСТАФИН ЗӘКИУЛЛА ӘСХӘДУЛЛА УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР.

Мостафин Зәкиулла Әсхәдулла улы 1919 елда Кукмара районында туган, кече лейтенант. 1939 елда Армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгыш тарафыннан озатыла. Ул кавалериядә хезмәт итә. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның көзендә, аларның частен Мәскәү янына кайтаралар. Зәкиулла Мостафинны Кремль коменданты карамагына җибәрәләр. Сугыштан соң Зәкиулла абый Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе милициясендә эшләп пенсиягә чыга.