Лаишевский

АБДРАХМАНОВА ХАТИРА ХАБИБУЛЛОВНА

АБДРАХМАНОВА ХАТИРА ХАБИБУЛЛОВНА родилась 15 июля 1931г. в д.Кирби ТатАССР. Моя бабушка Труженик тыла.Когда началась война ей было всего 10 лет.Бабушка не любила рассказывать про годы войны, всегда плакала. За свой труд бабушка имеет несколько наград: медаль «За доблестный труд в Великой Отечественной Войне», медаль «Ветеран труда», несколько юбилейных наград. Я горжусь своей бабушкой. Без таких людей, как моя бабушка, не было бы победы! Умерла 2003г, похоронена в д.Кирби

АБДУЛЛИНА ӨРФӘЙДӘ ВӘЛИУЛЛА КЫЗЫ

Абдуллина Өрфәйдә Вәлиулла кызы 1932 нче елның 10 маенда Лаеш районы Пәрәү авылында 1 нче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 бала үскәннәр. Унике яшь-тән урак урган, утын тураган. 1958 нче елга кадәр сарык фермасында эшләгән. Аннары 1982 нче елга кадәр яшелчә бакчасында хезмәт куйган. Барлык хезмәт стажы 42 ел. Пенсиягә чыккач та , терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Хезмәтләре өчен “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ике кызы тәрбиясендә яши.

ВАЛИЕВ ЗИННАТУЛЛА ВАЛИЕВИЧ

Минем дәү әтием - Вәлиев Зиннәтулла Вәли улы 1925 нче елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш районы Кече Елга авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елның 10 нчы гыйнварында китә. Япь-яшь егетне Япон чигеннән ерак түгел Артиллерия училищесына, аны бетергәч Чиләбе танк училищесына җибәрәләр. Чиләбедә озак укырга туры килми, 1944 нче елның 4 июнендә Ак финнарга каршы сугышка керә. Себер елгасын кичкәндә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. (истәлекләр Дәү әтиемнең көндәлегеннән алынды) Дәү әнием белән 3 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

ВАФИНА НАКИЯ ЗАКИР КЫЗЫ

Накия Закир кызы 1943 нче елның 15 нче октябрендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. “Мин туган ел бик салкын булган”,- ди Нәкия апа. Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.

ВӘЛИУЛЛИНА РӘИСӘ ГЫЙЛӘҖ КЫЗЫ

Вәлиуллина Рәисә Гыйләҗ кызы 1932 елның 17 нче мартында Пәрәү авылында туып усә. Гаиләдә өч бала, Рәисә апа икенчесе. Аңа дүрт яшь булганда, әниләре үлә. Ун ел үги әни белән яши. 1943 елда әтисе сугышта үлгәч, үги әни ташлап китә, аннан соң әби тәрбиясендә кала. 12 яшьтән колхозның төрле эшләрендә эшли, утын турый, урак ура. Шушы авыл егете Зәйнулла белән гаилә корып, өч малай тәрбияләп устерәләр. Озак еллар бозау карый, сыер сава, соңгы елларда халыктан сөт җыючы булып эшли.

ГАБИДУЛЛИНА МӘЧТҮРӘ ГӘЗИЗ КЫЗЫ

Габидуллина Мәчтүрә Гәзиз кызы 1930 нче елның 26 сентябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе Мәрьям, әтисе Гәзиз. 1941 елда әтисе сугышка алына һәм кайтмый кала. Өч бала ятим кала. 12 яшьтән урак урган, яшелчә бакчасында эшли, 1955-1956 елларда колхозда хисапчы булып, 1966-1986 нчы елларда мәктәптә җыештыручы булып эшли. Бик яшьли тол кала, 4 бала тәрбияләп үстерә. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә яши.

ГАЗИЗОВА АСИЯ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Газизова Асия Галимҗан кызы 1928 елның 13 нче апрелендә Пәрәү авылында туа. 12 яшеннән урак ура, утын кисә, төрле эшләрдә катнаша. Гаиләдә җиде бала усәләр. Асия апа 3 нче бала. Этисе Шакиров Галимҗан 1943 елда сугышта улә. Кияүгә чыгып, ире Зәйнулла белән бер ул устерәләр. Сарык фермасында эшли. Колхозда төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә килене тәрбиясендә олы хөрмәттә яши.

ГАЙНЕТДИНОВ САЛИХҖАН

Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.

ГАЛЕЕВА НӘГЫЙМӘ ХӘБИБУЛЛА КЫЗЫ

Галеева Нәгыймә Хәбибулла кызы 1928 нчы елнын 21 мартында Минзәлә районы иске Иркәнәш авылында туа. Ун яшьтән утын турый, урак ура. Сугыш елларында Зеленодол шәһәрендә ФЗО эшли. Шунда Пәрәү авылы егете белән танышып, аңа кияүгә чыга. Аннары Лаешка район үзәгенә күчеп кайталар. Анда ындыр табагында, кирпич заводында эшли. Авылга 1955 елда өй салалар, кучеп кайталар. Авылда яшелчә бакчасында озак еллар эшли. Шуннан пенсиягә чыга. Ире Гани белән ике кыз, ике ул устерәләр. “Фидакарь

ГАЛИМОВА ХӘДИЧӘ КАЮМ КЫЗЫ

Галимова Хәдичә Каюм кызы 1932 нче елның 2 гыйн- варендә Лаеш районы Пәрәү авылында туган. Хәдичә апа 3 нче бала булып дөньяга килә. Барысы 5 бала үсәләр, 11-12 яшьтән урак ура башлый, 16 яшьтән сыер саварга керә. 7 ел сыер сава. 1953 елда районга депутат итеп сайлана һәм 1954 елда Мәскәүгә бара. 1957 нче елда кияүгә чыга һәм төзелештә эшли башлый. Соңрак тагын сыер савучы булып эшли. Барлыгы 18 ел сыер сава, 1977 елда тагын икенче тапкыр районга депутат итеп сайлана . “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медаль-