Мамадышский

"МОГҖИЗА БАР УЛ"

Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап тиңдәсез батырлык күрсәткән яүгирләр бар. Сүзем гап-гади солдат турында.Халкыбыз фронтта юлбарыстай сугышкан, тылда аттан артык эшләгән, үзен аямаган. Үлем белән исәпләшмичә, илен, иптәшләрен саклап геройлык кылган батырларга хөрмәтем зур. Алар игътибар үзәгендә, аларны зурлыйлар, алар турында гәҗитләргә язалар, китаплар чыгаралар, исемнәрен, урамнарга, мәктәпләргә кушалар, һәйкәлләр куялар. Алар батырлыгы фронтта йөзләрне, меңнәрне көрәшкә рухландырган, тылда тырышып эшләргә чакырган.

"ТОРМЫШ СИКӘЛТӘЛӘРЕ..."

Вәлиша Мөбәрәкшевич 1925 нче елның 28 нче ноябренда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.Алар гаиләдә ике кыз ике малай була.Сигез яше тулгач, әтисе белән әнисе аны авыл мәктәбенең беренче классына укырга бирәләр. 1938 нче елны биш класс укыганнан соң, башка иптәшләре белән бергә колхозда эшли башлый.Азрак төрле эшләрдә йөргәннән соң, колхоз председателе аның тырыш һәм намус белән эшләгәнен күреп, ат җигеп эшләргә куша.

АВХАДЕЕВ ГАЯЗ АВХАДЕЕВИЧ

Авхадеев Гаяз Авхадеевич, родился 21.09.1916 Татарская АССР, Мамадышский р-н, Сред. Суни, сержант, участвовал в освобождении Ленинграда в составе Волховского фронта. Пулемётчик. 81 стрелковый полк. После разгрома немецко-фашистских захватчиков участвовал в войне с Японией. Имеет боевые награды.

АХМАДИЕВА ГАЙШӘ МУЛЛАХМӘТ КЫЗЫ

Ахмадиева Гайшә Муллахмәт кызы 1931 елның 11 ноябрендә Кече Сон авылында туа.Сугыш елларын тыныч кына сейли алмый.

БАДИКОВА РӘЙСӘ БАДИК КЫЗЫ

Бадикова Рәйсә Бадиковна 1928 елның 5 ноябрендә Урта Сон авылында дөньяга килә.

САЙФИНА МИҢСЫЛУ

Миңсылу әби 1920 нче елда туган.1-2 класс белем алганнан соң, кул арасына керә башлый.Тамаклары ач-ялангач булганлыктан,туфрак кардан арчылу белән басуга чыгып,җир катырганчы шунда казыналар.Алып кайткан черек бәрәңгеләр, алабуталар, имән чикләвекләре белән җан асрыйлар.Тормышлары авыр булганлыктан, кайткан кешеләр белән Донбас якларына китә.Шахтада ялланып күмер тутыруда эшли.1942 елда яңадан авылга кайта.Донбастан кайткач, Казан артындагы урманда 6 ай агач кисүдә эшли.Колхозга кайткач,атлар җигеп басуда хезмәт куя.

СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Ризванова Минзифа Шәйхетдин кызы. 1913 елның 25 маенда Тулбай авылында туа. 7 классны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Тулбай авылының Ризванов Миннехан исемле егетенә кияүгә чыга.

СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Гаянова Зөкаһедә Гаян кызы. 1924 елда Тулбай авылында туган. Сугыш башланганда Зөлкаһедә апа Югары Тәкәнеш авылында балалар укыта. Ирләрне сугышка алгач Кызыл Тау авылында укытучы булмау сәбәпле аны Кызыл Тау мәктәбенә күчерәләр.

СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Мозафарова Махитап Гали кызы. 1907 елның 16 июльендә Тулбай авылында туа.

СУГЫШ ЧОРЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Ильясова Тәскирә Гали кызы. 1925 елда Тулбай авылында туган. Сугыш башланганда Тәскирә апага бары тик 16 яшь кенә була. Шулай булуына карамастан ирләр сугышка киткәч аларның постын кабул итеп ала ул. Колхоздагы дүрт бригаданың берсен җитәкли башлый. Аннан тыш агротехник эшен дә алып баруны аңа йөклиләр. Тәкәнеш районы дәүләт тәэмин итү бүлегендә хисапчы булып та эшләргә туры килә.