Азнакаевский

ГАБДРАКИПОВ ШАЙДУЛЛА НАБИУЛЛИНОВИЧ

Туган көне -1925 елнын 21 феврале. Яшәү урыны: Азнакай шәһәре,Төзүчеләр урамы, 11 йорт, 7 нче квартира. Сонгы эш урыны Азнакай Татбурмонтаж предприятиясе, сугыш инвалиды.

ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ

1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ГЫЙЗДЕТДИНОВ ГАЯЗ ГЫЙЗДЕТДИН УЛЫ

Безнең бабай Гыйздетдинов Гаяз Гыйздетдин улы 1911 елның 5 декабрендә туган. 10 яшендә ятим калып, бертуган апасында тәрбияләнгән. 1936 елда Бөгелмә шәһәрендә комбайнчылар курсын тәмамлап, Бәйрәка МТС ына эшкә җибәрелә. Шул ук вакытта Кәрәкәшле авылында яшәүче әби дә тракторчылар курсын тәмамлап, шунда эшкә кайта. 1937 елда алар өйләнешеп, Кәрәкәшле авлында йорт салып, шунда яши башлыйлар. 1939 елда кызлары туа, икенче балаларын көткән 1941 елда сугыш башлана.

ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.

1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.

ГӘРӘЙШИН ТӘЛГАТЬ ХӘСӘНША УЛЫ

Безнең бабай Гәрәйшин Тәлгать Хәсәнша улы 1929 елның 25 апрелендә Югары Стәрле авылында туган. Сугыш башланганда бабайга 12 яшь була. Шушы яшендә бабай язгы чәчүдә, көзге урып җыю чорында эшләрдә эшләгән. Соңга таба ат белэн Ютазыдан ягулык ташыган. Бабай 1949нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнбатыш Украинада хезмәт итеп бендеровчыларны тар-мар итүдә катнаша. Армия сафларыннан соң туган авылына кайтып, авыл хуҗалыгының төрле җаваплы тармакларында эшли. Бабай Даимә әби белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЖЭЛЭЕВА ГИЛЬМЕНУР ХИСАМЕТДИН КЫЗЫ

1923 елнын 18 февралендэ Азнакай районынын Буралы авылында туа. 1931 елдан Буралы башлангыч мэктэбендэ, 1935 елдан Чубар – Абдул жидееллык мэктэбендэ, 1938 елдан Чалпы урта мэктэбендэ укый. Мэктэптэн сон Райфода, Госстрах булегендэ, Тымытык авылында хисапчы булып эшли. 1942 елнын 20 январендэ Совет армиясенэ алына. Ул вакытларны Гильменур апа болай дип искэ ала: - Башта безне Казанга алып киттелэр. Аннан поезд белэн Рязань шэхэренэ озаттылар. Биредэ 3 ай буе пехотный училищеда радистлар эзерлэу хэм элемтэчелэр эзерлэу курсында укыдым.

ИБРАГИМОВА ҖӘМИЛӘ ШИГАПОВНА

Минем әни Ибрагимова (Кашапова) Җәмилә Шигаповна 1938 елның 5 нояберендә Азнакай районының Сәпәй авылында туа. Аның әтисе Кашапов Шигап 29.06.1941 елны сугышка китә. Аның балаларына бу вакытта Тәнзиләгә 10 яшь, Нәшәткә- 7, Җәмиләгә- 3 яшь була. Сугыш елларында авылда калганнарның хәле аерулы мөшкел була. Авыл картлар, хатын-кызлыр, балалар җилкәсенә кала. Күп эшләр кул көче белән башкарыла. Басулар урак белән урыла. Язгы-көзге пычракта, кышкы салкында, юк-бар өс-баштан, ач карынга, җитәр-җитмәс көч белән эшләргә туры килә аларга.

ИБРАГИМОВА ГАЛИЯ ЗАКИР КЫЗЫ

Ибрагимова Галия Закир кызы Ютазы районы Бэйрэкэ авылында 1928 елнын 14 августында 11 балалы гаилэдэ 3 нче бала булып доньяга килэ. Усмер чагы бик авыр сугыш елларына туры килэ. Бэлэкэйдэн ук курше Таллы Булэк авылында тутасынын балаларын карашып, ой эшлэрендэ булыша. Бик яшьли Ярославльгэ торф чыгару эшенэ чыгып китэ. Эшлэгэн акчаларын авылга гаилэсенэ жибэрэ. 1951 елда Богелмэ тозу монтаж идарэсенэ (СМУ) эшкэ керэ. Тозелештэ эшли, йок тошый.1955 елда Ахмадишигн Анфас Гайсэ улы белэн тормыш коралар. 3 бала устерэлэр (2 малай 1 кыз).

ИЛЬЯСОВ ЗИННУР ШЭЙХЕВЭЛИ УЛЫ

1923 елнын 8 сентябрендэ Азнакай районы Митрэй авылында туа. 1931 елдан авыл мэктэбендэ, аннан Эсэй мэктэбендэ укый. Ул чорлар очен хас булган мэктэптэ укуга тулэулэр, налог, заем тулэулэре булу сэбэпле, мэктэпне ташларга туры килэ. 1939 елнын козендэ Митрэй авылына кайтып, тегермэндэ эшли. Куп тэ утми колхоз идарэсе аны Сарман районында оештырылган районара Яшьлэр мэктэбенэ хисапчылар курсына укырга жибэрэ. 1940 елнын язында укып бетереп колхозга хисапчы булып кайта.