Пестречинский

БАГАУТДИНОВ АКМАЛЕТДИН БАҺАУТДИНОВИЧ

1892нче елда Татарстан Питрәч районы Күн авылында туган. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1920 – 1921 нче елларда Казан эшче отрядында укчы булып хезмәт итә. 1942нче елның 1 апреленнән 1945 нче елның 5 нче июленә кадәр Бөек Ватан сугышында госпиталь хезмәткәре буларак катнаша. 1942-1943 елларда Төньяк-Көнбатыш фронтында, 1944-1945 кадәр Беренче Белоруссия фронтында. “За победу над Германией”, “За боевые Заслуги” медальләре белән бүләкләнә. Туган авылына кайтып яши. 1954нче елның октябрендә вафат була.

БАГАУТДИНОВ МАНСУР АКМАЛОВИЧ

1926 елның 3 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында туган. 1943 елда 7нче ОЗМС курсантлар ротасында укып ефрейтер званиясен ала. 1944нче елның сентябреннән радиотелеграфист булып 1нче Белоруссия фронтында сугыша. “Красная Звезда” ордены, “За освобождение Варшавы”, “За взятие Берлина”, “За победу над Германией”, “За боевые Заслуги” медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сугыштан соң 1947нче елның 15 апреленә кадәр Берлинда хезмәт итә. Туган авылына кайтып гаилә кора, 5 бала үстерә. 1977нче елның 17 октябрендә вафат була.