Сабинский

.ГАНИЕВ СӨЛӘЙМАН ГАПТЕЛГАНИ УЛЫ. (1931-1996).

Урта Нырты авылында туган һәм җирләнгән. Сугыш елларында “Амур” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 1379429 от 22.03.1995)

АБДУЛЛИН ГАБДЕЛФӘРТ АБДУЛЛА УЛЫ

1932нче елның 22нче мартында Сабабаш авылында урманчы Сөнгатуллин Абдулла Сөнгатулла улы һәм урман хуҗалыгы эшчесе Сөнгатуллина Нурлыбанат Мөхәммәтсафа кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1939нчы елда Сабабаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1943нче елда укуын Килдебәк мәктәбендә дәвам итә, һәм шул мәктәптә җиде классны тәмамлый.

АБДУЛЛИНА ТӘГЪЗИМӘ АБДУЛЛИНОВНА

1927 нче елныӊ 11 июнендә Саба районы Чәүкә авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 нче бала булып туа, 4 малайга 1 кыз. Сугыш башланганда, Тәгъзимә апага 14 яшь була.Сугыш башлануга, әтисен окоп казырга алалар, аннан исән-сау әйләнеп кайта, ләкин бик каты авырып үлеп китә. Сугышта бертуган өч абыйсы һәлак була: Нигъмәтҗан, Гатаулла, Нигъмәтулла. Бары берсе - Нурулла исемлесе генә исән кайта.

АНТОНОВА МАРГАРИТА АЛЕКСАНДРОВНА

Тыл ветераны Антонова Маргарита Александровна, 1928 нче елның 17 нче июлендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Үбеи авылында туган.

АРСЛАНОВА СӘВИЯ ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

1931 елның 28 мартында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында туа. Хезмәт юлын 1955 елда Кукмара кирпич заводында тюрле эшче булып башлап җибәрә. 1959 елда Камчаткада СМУ-2 гә дуртенче разрядлы штукатур булып эшкә урнаша. 1964 елда Саба авылына күченеп кайта, ПМК-159 да штукатур булып хезмәт юлын дәвам итә. 1977 елларда автотранспорт предприятиесендә өлкән кассир булып эшли. Тырышып эшләгәне өчен Савия Галимулла кызына 1977 елда "Ударник коммунистического дигән исем бирелә. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән:

АСИЯ КАСЫЙМ КЫЗЫ ВИЛДАНОВА (ШӘФИГУЛЛИНА)

1932 елның 20 гыйнварында Саба районы Төбәк авылында дөньяга килә. Бабасы Шәфигулланы авыл халкы XIX гасырның ахырларында укымышлы мулла буларак чакырып китерә. 1917 елгы революциядән соң аның мал-мөлкәте хөкүмәт файдасына конфискацияләнә, тик, бәхетләренә, репрессиягә эләкми, гаиләсе белән авылда яшәп кала. 1930 елларның урталарында Шәфигулланың балалары үсеп җитә һәм алар йортлары тартып алынганнан соң вакытлыча яшәп торган мунча-өйләреннән чыгып, яңа йорт салып керәләр. Балалары арасында Касыйм исемле улы зирәк акыллы, белемгә омтылучан һәм гадел булуы белән аерылып тора.

АСКАРОВА ГИЗЕЛБАНАТ КӘРИМ КЫЗЫ.

Аскарова Гизелбанат Кәрим кызы 1922 нче елның 12 нче апрелендә ТАССР ның Саба районы Төбәк авылында 6 балалы гаиләдә 3 нче бала булып дөньяга килгән. 1929 нчы елда Төбәк башлангыч мәктәбенә укырга керә һәм 4 класс кына белем алган.

АХУНОВ (МАУЛИН) ГАБДЕЛБӘР МӘҮЛӘ (ГАБДЕЛМӘҮЛӘ) УЛЫ

1940 елның 6 июлендә Саба районы Килдебәк авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлап комсомол секретаре булып эшли. 1961елда армия сафларына алына, 3 ел Владивостокта хезмәт итә. Кире туган авылына кайтып механизатор булып эшли. 1964 елда Сафиуллина Рауза белән гаилә корып 3 бала үстерәләр. Бар булган гомерен колхозга багышлый. 1970-1977 елларда “ За доблестный труд”, “Победитель социалистического соревнования» “За трудовое отличие”, “Ударник коммунистического труда”, “Ветеран труда” значок һәм медальләре белән бүләкләнә.

АХУНҖАНОВА БАНАТ

1923 елда Байлар Сабасында туган. Фронтка 1943 елда китә. XVIII – һава Армиясенең 93нче районга аэродром хезмәте күрсәтүче 1021нче батальон фельдшере, 1945 елның 12 маенда бандитлар тарафыннан үтерелә. Польшаның Бельск шәһәре каберлегендә җирләнгән.

БАГМАНОВА (САБИРОВА) АФЗАЛНИСА САБИРОВНА

1922 нче елның 22 нче августында Саба районы Төбәк авылында Мөхәммәтсабир белән Мәфтуха гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә.Төбәк җиделлык мәктәбендә 7 класс белем ала.17 яшендә Казанга китеп, ФЗӨ га укырга керә. Кремль янындагы 4 нче номерлы тегү фабрикасына тегүче булып эшкә урнаша. Алар сугышчыларга киемнәр тегәләр, окоп казуда катнаша. Казанда яшәгән вакытта ул гел концертларда катнаша торган була. Аның тавышы бик моңлы була, матур җырлый. Гармунчы Фәйзи Биккинин, җырчы Гөлсем Сөләймановалар белән бер группада йөргән.