Спасский

АЗЕЕВ РАМАЗАН АЛИМҖАН УЛЫ

Рамазан Алимҗан улы 1900 елның Астрахань шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Астраханьдә шәһәренә татарлар мәктәбендә укыган. 1916–18 елларда кочегар булып Волжский пароходстванын «Ревель» пароходында хезмәт иткән. 1921 елны гади солдат булып киткән 1-че Каспия дингез экспедиция полктнын отрядына.

АКЗИГИТОВ КУТДУС АХМЕТЗЯН УЛЫ

Кутдус Ахметзян улы 1920 елнын 1 май кенендә Казан губерниясыннын Спасс уездынын Кзыл Соха авылында туган (буген Спасс районын Урняк авылы). Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. 1948–57 елларда Три Озеро авылынын сельпо һәм Кайбыч районы леспромхозынын Красное Озеро авылынын кибетләрендә сатучы булып эшли. 1957–89 елларда бригадир, полеводстванын 3 бригадысынын учётчыгы (Урняк авылы) булып эшли. III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы (1985) орденнары белән бүләкләнә. 2000 елның 2 августындә вафат, Спасс районын Урняк авылында җирләнә.

АЛИШЕВ АҺМӘТ ГАБДЕЛҺӘК УЛЫ

Аһмәт Габделһәк улы 1926 елның 15 сентяберендә Иске Рәзәп авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. 1951 елында Спасс педагогик училищесын, Мелекес укутучылар институтын тамамлады. 1949-82 елларда Искерязяпской урта мәктәбендә физика һәм математика укутучы булып эшли. 1960-81 елларда пропагандист була, 1970-85 елларда Иске Рәзәп авылында ветеранлар Советы рәисе була. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы (1985) орденнары белән бүләкләнә, «За победу над Японией» медале белән дә һәм бутән медальләр белән бүләкләнә.

АЛИШЕВ ЗАҺИТ ГАБДУЛХАКОВИЧ

Заһит Габделһәк улы 1924 елның Иске Рәзәп авылында туган. Сугыш башланганчы урта мәктәп укутучы булып эшли . Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Кузнечиха районын херби коммисариаты белен Кызыл Армия сафларына алына. Старший лейтенант булып 1243 укчы полкында 375 укчы дивизиясендә терле фронтлар составында хезмәт итә. 1945 елның февраль аенда каты сугышларда катнашып Венгрия якларында геройларча һәлак булып җирләнә.

АЛИШЕВ КАДЫР ГАБДЕЛҺӘК УЛЫ

Кадыр Габделһәк улы 1918 елның Ямбухтино авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Сугыш башланганче Ярославль шәһәрендә яшәде. Полит эшчеләр кыскача курсларында укып тәмамлый, лейтенант званиясы белән армиягә алына. Батальон комсоргы булып, парторгы булып 236-й укчы дивизиясынын 177-го укчы полкта хезмәт итә. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз (1943) орденлары белән бүләкләнә .

АЛИШЕВА РУШАНИЯ ТАҺИР КЫЗЫ

Балачагы сугыш елларына туры килгән Рушания әби Алишева белән сөйләшеп утырдык. Алишева Рушания Таһир кызы 1926 елда Кузнечиха районы Старый Баран (хәзерге Спас районы Иске Рәҗәп) авылында туа.Мәктәптә кассир,эш башкаручы, соңыннан мәктәп интернатында төнге няня булып эшли.Ире -сугыш инвалиды мәрхүм Әхмәт Алишев белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аның хикәяте безне бик дулкынландырды.

АСАДУЛЛИН АБДУЛЛАЗӘН СИБГАТУЛЛА УЛЫ

Абдуллазән Сибгатулла улы 1916 елны 3 марта Казан губерниясыны Спасс уездында Урта Юрткуль авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. 1939–46 елларда Кызыл Армиясендә хезмәт итә. 1947–60 елларда Кузнечиха районында Кошкинскйй машинно-тракторный станциәда инженер булып эшли. 1960–65 елларда Куйбышев районын Чапаева исемле колхозында инженер булып эшләде.

БОГАТЫРЁВА НАДЕЖДА АНДРЕЕВНА

Безнең шәһәрдә яшәүче Надежда Андреевна Богатырева туксан яшьлек юбилеен үткәрдән иде. Аны бу көнне зурлап котладылар. Ул егерменче елларда Кожаевка авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе тифтан иртә үлә. Кыз да авырый, ләкин исән кала.

ВЕТЕРАН БҮГЕН ДӘ САФТА - САДЫЙК СИТДЫЙК УЛЫ СИТДЫЙКОВ

Озын гомер кичеп яшәгән кешеләр белән очрашып бер күрешү үк аларга карата чиксез хөрмәт хисе уята. Матур уй, изге теләк-ният белән яшәгәннәргә хак Тәгалә язмышның бәхетлесен, гомернең озынын бүләк итә торгандыр. Иртәгә 85 яшен тутырасы Садыйк Ситдыйк улы белән күрешкәч, бу фикернең дөреслегенә янә бер кат инанасың. Иман нуры сирпеп торган җылы, якты карашы, мөлаем йөзе, кешеләр белән ачылып, үз итеп сөйләшүе белән күңелләрне яулап ала ул.

ГАЙНЕТДИНОВ САЛИХҖАН

Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.