Тукаевский район

АБДУЛЛИН ГАБДЕЛХАЙ (1923-1972)

Абдуллин Габделхай 1923нче елда Ворошилов районы Иске Абдул авылында туган . ВЛКСМ члены булган. 1942нче елда ТАССР ныӊ Ворошилов районы район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өч тапкыр яралана. 09.07.1944 елда Эси-Сари утравындагы сугышта каты яраланып, 44нче медсанбатта дәвалана һәм 1944 нче елныӊ көзендә туган авылына кайта. Казахстан республикасы Чимкент өлкәсе Джетыйсай районы Ворошилов авылында 1972нче елныӊ 25нче маенда инсульттан соӊ үлә . Бүләкләре:

АБДУЛЛИН ШӘЕХРАЗЫЙ МАРДАН УЛЫ

Абдуллин Шәехразый Мардан улы Туган елы: 20 февраль 1918 ел Вафат булды: 2003 ел

АБРАМОВА АНТОНИДА НИКОЛАЕВНА

Әтисе Николай Кузнецов, урман эшчесе, гаиләсе белән Чаллы леспромхозының Соболеково торак пунктында яши. Әнисе иртә вафат булгач, Антонида сеңлесе белән ят ана тәрбиясендә кала. Үги ананың ияреп килгән кызы да бар. Әтисе Николай Агафоновичка фронтка чакыру кәгазе килсә дә, күзе зәгыйфь булгач, аны тылда, урман кисүдә калдыралар. Урман эше авыр, биек-биек агачларны аркылы пычкы белән кисеп аударырга, делянка читенә чыгарып өяргә кирәк. Юллар төшүгә (анысын да чистартып, чана-арба йөрерлек хәлдә тотарга туры килә) бүрәнәләрне атлар белән тарттырып озату зур көч сорый.

АВВАКУМОВ НИКОЛАЙ МИХАИЛ УЛЫ

Аввакумов Николай Михаил улы 1915 елның 24 августында Иске Җирекле авылында туган, 4 класс белеме булган, сугышка кадәр трактор йөртүче булып эшләгән. Сугышның беренче көннәреннән хезмәткә алалар, 1941елның 27 июнендә присяга кабул итә, өченче инженер-техник уку ротасына укырга жибәрәләр, аннан 224 саперлар батальонының курсанты булып саперлык һөнәренә өйрәнә. Укып бетергәч Украина фронтының 60-гвардия бүлеге саперлар батальонында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сталиниградны саклауда катнаша. Николаев шәһәрен алганда яралана, контузия ала.

АИТОВА НӘКЫЯ ӘБЕЛНӘГЫЙМ КЫЗЫ

Нәкыя апа 1923 елда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Сабай авылында дөньяга килгән. Җиденчене тәмамлаганнан соң куяннар үрчетү фермасы мөдире булып эшләгән. 1946 елда авыл егете Хәсәнгә кияүгә чыккан. Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре балалар һәм оныклар үстерәләр. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда Нәкыя апаның күзләре дымлана.

АХМЕТЗЯНОВ САЛАХЕТДИН ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Ахметзянов Салахетдин Әхмәтҗан улы 17.10.1894 елда Иске Абдул авылында туган. 1942 елда сугышка китә. Днепр аша күпер салуда катнаша. Сугыштан исән-сау кайта.

АШРАФУЛЛИНА САИМӘ САГИДУЛЛА КЫЗЫ

Ашрафуллина Саимә Сагидулла кызы Ленин ордены кавалеры 1922нче елның 22нче июлендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт юлын 1936нчы елда “Алга” колхозында башлап җибәрә. 1941нче елның көзендә фронтка киткән ир-егетләр урынына тракторга утыра. 1951нче елдан 17 ел дәвамында комбайнер булып эшли. 1971нче елның 8 апрелендә Ленин ордены һәм ВДНХның “Алтын йолдызы” белән бүләкләнгән. 2013 елда үлде.

БАХТИГАРЕЕВА МУНИРА БАХТИГАРЕЕВНА

Әтисен сугыш башлану белән 1941 елның июлендә фронтка алалар. Озын сугыш юлы узып, сугыш бетәргә берничә ай калганда, яңак сөякләре җәрәхәтләнгән, кыйшайган авызлы Бәхтегәрәй туган Бикләненә кайтып төшә.

БЕСПАЛОВА АННА МИХАЙЛОВНА

Авылның иң өлкән әбисе булып калган, гомерен хезмәттә үткәргән хезмәт һәм тыл ветераны Анна Беспалова Ватан сугышы елына туры килгән яшьлек хатирәләре белән яши. Әйе, гомерендә күп язларны каршыларга туры килә аңа. Бигрәк тә Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы язлар авыр да, шомлы да булып исендә калган.