Актанышский

АВЗАЛОВ ХӘНИФ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ

Хәзерге Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1925 елның 20 июнендә туа, хәзерге көндә Иске Байсарда яши. 1943 елның 11 февралендә 18 яше тулар-тулмас та яуга чакыралар. Белоруссиянең Витебск өлкәсен, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тупчы була. 1948 елны хәрби хезмәттән азат ителә, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе - рядовой.

АРСЛАНГАЛИЕВ МУЛЛАХМӘТ АРСЛАНГАЛИ УЛЫ

1927 елның 11 маенда Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елның ноябрендә китә. Белоруссия фронтында сугыша, бүлекчә командиры була. Әфганстан чигендә хезмәт итә. 1951 елда кайта. Старшина. Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Район статистика бүлегендә инспектор булып 4 ел эшли. Шоферлар курсларында белем ала. Район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән 2 кыз тәрбияләп үстерәләр.

БАРЫЕВ РӘХИМҖАН БАРЫЙ УЛЫ

1920 елның 11 августында Аеш авылында туган, шунда яши. 1940 елда армиягә алына, 1941 елга кадәр Польшада хезмәт итә. Сугыш башлангач фронтка озатыла. Курск дугасында сугыша. Яраланып контузия ала. Харьковта госпитальдә Җиңү көнен каршылый. 1945 елда сугыш беткәч туган авылына кайта. Юбилей медальләре бар. Сержант булып хезмәт итә. Кайткач шофер булып эшли, лаеклы ялга 1980 елда чыга. Тормыш иптәше Зөбәйдә белән 1 малай, 1 кыз устергәннәр.

БАСЫЙРОВ ГАЗИЗҖАН САЕТГАЛ УЛЫ

1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши. 17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә. 4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була. Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта. II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.

БИКМӨХӘММӘТОВ ДУСТМӨХӘММӘТ БИКМӨХӘММӘТ УЛЫ

1913 елның 3 февралендә Аеш авылында туган, шунда яши. 1941 елның 18 августында 28 яшендә сугышка китә. Волхов фронтында сугыша. 4 мәртәбә яралана. Күкрәге, кулбашы, авызы яралана. Соңгысы 1945 елның 17 апрелендә була. Җиңү көнен дә Горький шәһәрендә госпитальдә каршылый. 7 ай ятканнан соң II төркем инвалид булып, 1945 елның 5 сентябрендә туган авылына кайта. Отделение командиры булып сугышкан яугирнең II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медалҗләре бар. Авылда төрле эштә эшли, лаеклы ялга 1973 елны чыга.

БОРҺАНОВ ӘГЪЛӘМ БОРҺАН УЛЫ

Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа, шунда ялгыз яши. lll группа хезмәт инвалиды. 1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына. 173 нче аерым укчы бригадасының 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Минометчы. Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылына кайта. "Японияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре, ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Рядовой. Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга.

БОРҺАНОВ ӘХМӘТЗЫЯ БОРҺАН УЛЫ

Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 25 июлендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь була. Үсмер малай авылда зурлар белән иңгә-иң куеп, иң авыр эшләргә тартыла. Ә 18 яше тулган айда хәрби хезмәткә чакырыла. Сугышчан-хәрби юлы Ижау, Киров, Смоленск, Белоруссиянең Борисов шәһәрләре аша уза. Фашистик Германияне җиңгәннән соң да тагын 2 ел хәрби хезмәттә була ул. Сугышта катнашкан өчен медальләре бар.

БӘДЕРТДИНОВ КИРАМ НИЗАМЕТДИН УЛЫ

1920 елның 15 апрелендә Тат.Әҗби авылында туа. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Калинин фронтында сугыша. 1944 елда яраланып кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында - бригадир, терлекче булып, Дербешка, Ямалы пристаньнәрендә эшли. Хезмәт ветераны. "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе белән бүләкләнә. Хатыны Хәдичә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

ГАБДРАХМАНОВ ТАЛХА ГӘРӘЙХАН УЛЫ

1926 елның 20 маенда Такталачык авылында туа. 1943 елның ноябрендә сугышка китә. Ленинград, 2нче Украина фронтларында сугыша. Җиңү көнен Венгриядә каршылый. 1950 елның сентябрендә кайта. II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор. Нарва һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен Сталин приказы белән рәхмәт белдерелә. МТСта гараж мөдире, автомеханик, электрчы булып эшли. Хатыны Мәкнүнә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

ГАБДУЛЛИН ГЫЙЛЕМҖАН ГАБДУЛЛА УЛЫ

1926 елның 6 июлендә Аеш авылында туа, шунда яши. 1944 елның гыйнварында 18 яшендә сугышка китә. Ленинград, 1 нче Украина фронтында сугыша. Рядовой солдат элемтәче, санитар булып эшли. Элемтәче булып эшләгәндә яралана. Кант шәһәрендәге госпитальдә ята. Терелгәч шунда эшли. Җиңүне дә әлеге госпитальдә каршылый. 1945 елның октябрь аенда туган авылына кайта. Юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Subscribe to Актанышский