Тюлячинский

ГАБДРАХМАНОВ ХӘБИБРАХМАН ГАБДРАХМАН УЛЫ

Габдрахманов Хәбибрахман абый 1925 елның 16 мартында Татарстанның иң матур авылы булган Телэче (элеккеге Саба районы) Җәнәй авылында дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала була. Хәбибрахман абый - Габдрахман белән Гыйззинасның көтеп алынган беренче уллары. Аннары сеңлесе Гөлниса туа, озак та үтми, Шәяхмәт, Хуҗияхмәт һәм Басыйр дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә 5 бала арасыннан Хәбибрахман абый гына исән.

ГАРИПОВА ӘМИНӘ ХАҖИӘХМӘТ КЫЗЫ

1928 елның 5 нче июлендә хәзерге Теләче районы Урта Мишә авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Яшьтән әтиләре үлеп, авыр тормышта ятим үсә. Баландыш җидееллык мәктәбендә укып белем алгач, 1944 елда 14 яшендә Саба районы Урта-Саба авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Казанда педучилищеда читтән торып укып, педагогик белем ала. Ләкин 9 ел эшләгәч, кыскартылуга эләгә.

ГӨБӘЙДУЛЛИН ГАРИФУЛЛА ГЫЙНИЯТУЛЛА УЛЫ

1927 нче елның 29 апрелендә Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә дүртенче бала, ике апасы һәм абыйсы була. Белеме 4 сыйныф. Әти-әнисе Гыйниятулла белән Шәмсеруй, колхозда төрле эшләрдә эшләгәннәр, кечкенә Гарифулла әкеренләп әтисенә ияреп колхоз эшенә йөри башлый.

ЕГОРОВ ИВАН ИВАН УЛЫ

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград шәһәрен фашист илбасарларыннан саклауда катнашкан фронтовик якташыбыз Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 августында Субаш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый. Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр. Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр.

САБИРҖАНОВА ТАИСИЯ ПАВЛОВНА

Таисия Павловна Телэче муниципаль районын Күкчә авылында туган 17 октябрь 1924 елны.

САДЫКОВА ТӘКМИЛӘ САДЫЙК КЫЗЫ

1927 елның 1 нче октябрендә Теләче районы Сауш авылында Садыйк белән Бибисара гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә 4бала-Нури, Габделәхәт, Хәтирә, Тәкмилә.

ФАТХУЛЛИН НӘБИУЛЛА ФАТХУЛА УЛЫ

Нәбиулла Фатхула улы 1926 елның 25 нче августында Саба районы Айдар авылында Фәтхулла белән Әсмабикә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә ул 7 сыйныф белем ала. Тыныч кына яшәп яткан ил өстенә кара кайгы килә. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә капка, бер генә гаилә дә калмый. Бу вакыйга Фатхуллиннарны да читләтеп узмаган. Әтиләре Фатхула абыйны 1941 елның июлендә үк сугышка алып китәләр. Инде әтисез дә калгач бөтен тормыш авырлыгы олы балалар җилкәсенә төшә. Гаиләдә дә бердәнбер ир бала бит ул...

ШАКИРҖАНОВ НУРГАЛИ МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ

Нургали Мөхәммәтҗан улы 1924 елның 24 апрелендә Теләче районы Төрек–Тәмте авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1936 елда каты авырудан соң әтиләре якты дөньядан китә. Шулай итеп Нургали абый 10 яшендә әтисез кала. Шул көннән башлап тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. Гаиләдә өч бала идек, - ди ветеран. Ике сеңлем (Миңсылу, Хәкимә) һәм мин. Печән, утын бирәбез дигәч әнигә җиңелрәк булсын дип төрле эшләрдә эшләдем. Монысы авыр, булдыра алмыйм дип тормадым.

ШӘЙМӘРДАНОВ РӘҖӘП ШӘЙМӘРДАН УЛЫ

Җирне төн караңгылыгыннан арындырырга теләп офыкта кояш кызыллыгы күренә. Сиреньнәр аклыгын, кояшның нурын үзенә сеңдергән 89 яшьлек Рәҗәп бабай иртәнге намазын укый. Һәвакыт намазның сүзләрен бер үк сүзләр белән тәмамлый: “И,Раббым! Ил башлыкларына дуслык бирсәң иде,сугышлар булмаса иде, ачлык күрмәсәк иде...” Әйе, Рәҗәп бабай бу теләкләрне юктан гына теләми. Күрелгән, барысы да күрелгән, ачлыгы да, сугышы да, югалту хәсрәте дә...

ШӘРИПОВ МУСА ШӘРИП УЛЫ

Муса Шәрипович Теләче районы (элеккеге Саба районы) Түбән Саурыш авылында 1926 нчы елның 12 нче маенда туа. Башлангыч белемне туган авылы Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә ала, күрше Төбәк авылы мәктәбенә йөреп 7 сыйныф тәмамлый. Тормышлары авыр. Гаиләдә 15 бала. Ачлы-туклы яшәргә туры килә. Нәрсә туры килсә шуны ашаган алар: кычыткан, кузгалак, алабута кебек үсемлекләр белән җан асраганнар. Кияргә кием, ашарга икмәк юк, хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар. Менә шул сәбәпле укуын башка дәвам итә алмый Муса абый, колхоз эшендә катнаша башлый.