Ютазинский

АХМЕТОВА ФӘНИЯ ГӘПТИНУР КЫЗЫ

1936 елның 1 маенда Чаллы шәһәрендә туа. 1939 елларда Кәрәкәшле авылына күчеп кайталар. 8 класс тәмамлап колхозга сыер саварга керә. 1958 елда Ахметов Зөфәр Миннегалим улына кияүгә чыгып, 5 бала үстерәләр.1986 елда пенсиягә чыга.

БАГАУОВ ЗӘЙНЕТДИН БАГАУТДИН УЛЫ (1913-1945)

1913 нче елда Кәрәкәшле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. 1941 елда сугышка китә. Сугышта артеллериядә хезмәт итә. Сугыш тәмамланырга аз гына кала,ул каты яраланып, шул ярасыннан сәламәтләнә алмыйча, дөнья куя. Туган авылыбызга әйләнеп кайта алмый.

БАТЫРШИН МӘХӘСИМ ХӘНИФ УЛЫ (1907-1941)

1907 елны Кәрәкәшле авылының крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә укый. Хисапчы булып эшли. 1941 елны Ватанны сакларга сугышка китә. Шул ук елны хәбәрсез югала.

ГАЛИЕВ МӨНИП ҖИҺАНША УЛЫ

Баулы районы Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туган. 1935 нче елда армия сафларына чакырыла. Хезмәттән кайткач, Биектау районында шоферлыкка укый. 1939 нчы елда Хасан күле һәм Ханхин-Гол елгасы янында сугышлар башлангач, сугышка китә. Ерак көнчыгыштан Финляндиягә күчерелә. 1941 нче елның 28 нче сентябрендә Ватан сугышына китә. Артиллерист, кече лейтенант Мөнип ага илебезне фашистлардан азат итү өчен бытырларча сугыша. 1945 нче елның 25 нче декабрендә туган якка кайта. Хөкүмәтебез тарафыннан медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә вафат.

ГАРИФУЛЛИН КӘШИФ ХӘҖИП УЛЫ

1923 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдщ эшли. 1941 нче елның августында Ватанны саклау өчен сугышка китә. Сталинград сугышы кырларыннан хатлары килеп тора. Хатларында “Сталингард өчен сугышабыз” дип яза. Һәм шул ук 1942 нче елда “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килә.

ГАРИФУЛЛИН ФАТЫЙХ КӘТИБ УЛЫ (1905-1986)

Баулы районы Кәрәкәшле авылында ярлы крестьян семьясында туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир, ферма мөдире булып эшләгән. 1941 нче елда Ватанны сакларга китә һәм I Украина фронтында хәрәкәттәге армиядә сугыша. Ростов шәһәрен фашист илбасарлардан азат итүдәге батырлыгы өчен “Освобождение Ростова” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ватан сугышы тәмамлангач, туган авылына кайта һәм озак еллар бригадир булып эшли.

ГОМӘРОВ ӘХМӘТҖАН СӘГЪДИ УЛЫ

Баулы районы Каразирек авылында ярлы крестьян семьясында туган. Сугышка кадәр тимерчелектә эшли. Ватан сугышы башлану белән сугышка китә. Смоленск, Сталинградны азат итүдә катнаша. Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, колхозда тракторист булып эшли. Бүгенге көндә вафат.

ГЫЙБАЕВ НУРГАЛИ ХӨСНУЛЛА УЛЫ

1915 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннан аны колхозлар оешкач, Көчле елга колхозының бригадиры итеп билгелиләр. Бригадир булып эшләү дәверендә яхшы күрсәткечләргә ирешүен исәпкә алып, шушы ук колхозның рәисе итеп куялар. 1939 елда фин сугышына китә. Аннан соң Ватан сугышы башлангач, сугышка керә, диңгез флотында хезмәт итә. 1944 елда “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре килә.