Ютазинский

ГЫЙБАЕВ ВАРИС СӨНӘГӘТ УЛЫ

Варис ага Гыйбаев истәлекләреннән :“Сугыш вакытында иң мөһиме – элемтә. Элемтә урнаштыру өчен без һәрвакыт төнлә хәрәкәт итә идек. Бервакыт көньяк – көнбагыш юнәлешкә урнашкан батальон белән элемтә өзелде. Нишләргә? Көндез хәрәкәт итү, дошман тылына үтеп керү мөмкин түгел. Өстәвенә яңгыр сибәләп тора. Полковник Тихомиров җитәкчелегендә минем белән бергә ике элемтәче, караңгы төннән файдаланып, блга чыктык. Ара-тирә атышканкан тавышлар ишетелгәли. Элемтә чыбыгының өзелгән урыны табарга. Тиз дә хәрәкәт итәргә, ныклы игътибарлы булу да кирәк.

ГЫЙЛЬФАНОВ КӘБИР ГАЗИЗ УЛЫ

1910 нчы елны Кәрәкәшле авылының крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптә белем ала. Мәктәптән соң 1930 нчы елларда Урта Азиягә эш буенча китә һәм шунда яшәп кала. 1941 нче елны Кәбир ага сугышка Урта Азиядән китә. Бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Сталинград өчен барган сугышларда батырларча һәлак була.

ГЫЙМАДИЕВ ИСМӘГЫЙЛЬ ҖӘЛӘЛ УЛЫ

1915 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. 1923 нче елда авыл мәктәбенә укырга керә. 4нче сыйныфны тәмамлагач, 12 яшьлек Исмагыйль колхозда төрле эшләрдә эшли. Аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. 1941нче елны сугышка китә. 1942 елда яраланып авылга кайта. Яралы килеш алты ай колхозда төрле эшләрдә эшли. Яралары төзәлгәч, сугышка китә.

ГЫЙМАЕВ МӘСӘЛИМ ҖӘЛӘЙ УЛЫ (1923-1943)

1923 нче елны Кәрәкәшле авылының крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптән соң Бәйрәкә авылында бригадирлыкка укый. Кайткач, авылда бригадир булып эшли. 1941 нче елны сугышка китә. Лётчик булып хезмәт итә. Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. 1943 нче елны үлү хәбәре килә.

ГӘРӘЕВ ШАҺИӘХМӘТ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ

Кәрәкәшле авылында урта хәлле крестьян семьясында туган. Сугышка кадәр авылда төрле эшләрдә эшли. Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Башта 152-нче дивизиянең 546-нчы полкында, аннан соң 2-нче дивизия 11-нче корпус 13нче полкта сугыш юлы үтә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу”, “За победу над Германией в Великой Отечественной Войне 1941-1945гг.” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң төрле эшләрдә эшли. Бүгенге көндә вафат.

ИБРАГИМОВА ГӘУХЭРИЯ ӘХМӘТ

Ибрагимова Гәухэрия Әхмәт кызы Азнакай районы Әгерже авылында дөньяга килә. 1952 нче елда Салкын Чишмә авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Илдар абый белэн 60 ел гомер кичерәләр 5 бала тәрбияләп үстерәләр 20 ел почтальон булып эшли. Бугенге көндә Гәухәрия апа ялгыз яши, 93 яшьтә булуына карамастан бакчасында яшелчәләр устерә ,кош - корт асрый. 5 вакыт намазын да укый.

ИБРАГИМОВА ГӨЛСИНӘ МӨХӘРРӘМ КЫЗЫ

1939 елның 8 июнендә туа. 7 классны тәмамлагач, 1954 елның сентябрендә колхозга сыер савучы булып керә. Пенсиягә чыгу еллары алдыннан сельсоветта идән юучы булып эшли. 1959 елда Ибрагимов Җәлил Җәмил улына кияүгә чыгып, 4 бала үстерәләр.

ИБРАГИМОВА МОСАЛИЯ ГАРИП КЫЗЫ

Ибрагимова Мосалия Гарип кызы 1929 нчы елның 20 нче мартында Баулы районы Салкын Чишмэ авылында доньяга килэ. Тормыш иптэше Хәләф абый белэн 62 ел бергә гомер кичерәләр 4бала тэрбиялэп устерәләр. Хәзерге көндэ Мосалия апа ялгызы яши. Зур яшьтэ булуына карамастан бик куп газета журналлар укый.

ИБРАҺИМОВ ЗАМАН (1904-1989)

Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туган. Колхозга кергәч, амбарчы булып, 1932 нче елда Көчле Елга колхозының колхоз председателе булып эшли. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән буләкләнә. Сугыштан соң колхозда эшли.

ИДРИСОВ ФӘЙРҮЗ ИДРИС УЛЫ (1907-1941)

1907 елны Кәрәкәшле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә укый. Мәктәптән соң колхозда төрле эшләрдә эшли. 1941 елны илне фашист илбасарларыннан сакларга сугышка китә һәм хәбәрсез югала.