Актанышский

БАРЫЕВ РӘХИМҖАН БАРЫЙ УЛЫ

1920 елның 11 августында Аеш авылында туган, шунда яши. 1940 елда армиягә алына, 1941 елга кадәр Польшада хезмәт итә. Сугыш башлангач фронтка озатыла. Курск дугасында сугыша. Яраланып контузия ала. Харьковта госпитальдә Җиңү көнен каршылый. 1945 елда сугыш беткәч туган авылына кайта. Юбилей медальләре бар. Сержант булып хезмәт итә. Кайткач шофер булып эшли, лаеклы ялга 1980 елда чыга. Тормыш иптәше Зөбәйдә белән 1 малай, 1 кыз устергәннәр.

БАСЫЙРОВ ГАЗИЗҖАН САЕТГАЛ УЛЫ

1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши. 17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә. 4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була. Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта. II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.

БИКМӨХӘММӘТОВ ДУСТМӨХӘММӘТ БИКМӨХӘММӘТ УЛЫ

1913 елның 3 февралендә Аеш авылында туган, шунда яши. 1941 елның 18 августында 28 яшендә сугышка китә. Волхов фронтында сугыша. 4 мәртәбә яралана. Күкрәге, кулбашы, авызы яралана. Соңгысы 1945 елның 17 апрелендә була. Җиңү көнен дә Горький шәһәрендә госпитальдә каршылый. 7 ай ятканнан соң II төркем инвалид булып, 1945 елның 5 сентябрендә туган авылына кайта. Отделение командиры булып сугышкан яугирнең II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медалҗләре бар. Авылда төрле эштә эшли, лаеклы ялга 1973 елны чыга.

БОРҺАНОВ ӘГЪЛӘМ БОРҺАН УЛЫ

Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа., шунда ялгыз яши. III группа инвалиды.1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына.173 нче аерым укчы бригадасаның 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Японияга каршы сугышта катнаша. Минометчы. Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылга кайта. "Японияне җиңгән өчен ", аннан юбилей медальләре,II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Рядовой. Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга.

БОРҺАНОВ ӘГЪЛӘМ БОРҺАН УЛЫ

Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа, шунда ялгыз яши. lll группа хезмәт инвалиды. 1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына. 173 нче аерым укчы бригадасының 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Минометчы. Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылына кайта. "Японияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре, ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Рядовой. Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга.

БОРҺАНОВ ӘХМӘТЗЫЯ БОРҺАН УЛЫ

Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 25 июлендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 15 яшь була. Үсмер малай авылда зурлар белән иңгә-иң куеп, иң авыр эшләргә тартыла. Ә 18 яше тулган айда хәрби хезмәткә чакырыла. Сугышчан-хәрби юлы Ижау, Киров, Смоленск, Белоруссиянең Борисов шәһәрләре аша уза. Фашистик Германияне җиңгәннән соң да тагын 2 ел хәрби хезмәттә була ул. Сугышта катнашкан өчен медальләре бар.

БӘДЕРТДИНОВ КИРАМ НИЗАМЕТДИН УЛЫ

1920 елның 15 апрелендә Тат.Әҗби авылында туа. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Калинин фронтында сугыша. 1944 елда яраланып кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында - бригадир, терлекче булып, Дербешка, Ямалы пристаньнәрендә эшли. Хезмәт ветераны. "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе белән бүләкләнә. Хатыны Хәдичә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

БӘХТИЕВ ФЛҮН БӘХТИ УЛЫ

1927 елның 16 сентяберендә Иске Сәфәрдә туа, хәзергә вакытта Кировта яши. 1944 елны 17 яшендә яуга чакырыла. Пензада хәзерлек узгач, Көнчыгыш чикне сакларга җибәрелә, Монголиядә була, Кытайда Япония баскакларын тармр итүдә катнаша. Гвардияче танкист-төзүче, тупны көйләүче. Баш Верховный Командуюәий И.В. Сталинның Рәхмәт хаты, "Японияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләренә лаек була. Хәрби дәрәҗәсе-сержант. Җиңү бәйрәмен пензада каршылый.

БӘШӘРОВ ХАКИМ НӘБИУЛЛА УЛЫ

1918 елның 3 августында Саба районы Өч нарат авылында туа, Киров авылында тормыш итә. 1940 елны хәрби хезмәткә алына 12 марттан 20 сентяберьгә кадәр 54 артполкта тупчы, 89 нчы гаубица артполкт (27.IX.1940-74.VIII.1941) радиотелефончы була. 4 августта әсирлеккә төшә, Германия лагерьендә тоткын газаплары кичерә. Азат ителгәч, тикшерүләр узгач, 1945 елның 30 сентяберендә кабат хәрби ант кабул итә. 1945 елның 5 маеннан 1946 елның 14 маена кадәр 432 гаубица артполкында тупчы була. 1946 елның 14 маенда хәрби хезмәттән азат ителә.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ҖӘҮДӘТ ШӘЕМОВ

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.