Алькеевский

181 АВЫЛДАШНЫҢ 130-Ы КИРЕ ӘЙЛӘНЕП КАЙТМАДЫ…

181 авылдашның 130ы кире әйләнеп кайтмады… Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 59 ел үтеп берничә яшь буын алмашынса да, халыкка ул китергән золым һичкайчан хәтерләрдән юыла торган түгел. Кемдер әтисен, кемдер улын, кемдер ирен,абыйсын,энесен, сеңелесен, туганын югалткан.Сугыш дигән афәт башланганда тыныч кына яшәп уллар,кызлар үстереп яткан 170 йортлы Татар Төгәлбае авылыннан да 17 дән 50 яшькәчә 181 кеше яу кырына алына. Шуларның 130ы кире әйләнеп кайта алмый. Алар барысы да «Хәтер китабы»нда теркәлгән. Кайбер йортлардан 3-4 кешесен югалтканнар да булды.

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ

Аитов Котдус Нургали улы 1911 елда Яңа Алпар авылында туган. Сугыш башланган чорда аның Ярославль өлкәсендә торф чыгаруда эшли торган чагы була. 1941 елның августында шуннан фронтка мобилизацияләнә. Горький өлкәсендә полк мәктәбен тәмамлап, сержант чинында Мәскәү өлкәсенә озатыла. Сугышта беренче чыныгуны Мәскәү өлкәсендә Клин шәһәрен азат итүдә ала.

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Карт фронтовик хатирәләре. Алар җиңү өчен көрәштеләр. Сугыш… Халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт һәм югалтулар алып килде ул. Парлыларны парсыз, балаларны ятим, ә аналарны газиз балаларыннан мәхрүм итте.

АФАНАСЬЕВ КУЗЬМА КИРИЛЛОВИЧ (1917-1966)

АФАНАСЬЕВ Кузьма Кириллович (1917, хәзерге Әлки районы Иске Тумба авылы - 20.12.1966, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчылар полкының пулемёт отделениесе командиры (53 нче армиянең 228 нче укчылар дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

БОРХАНОВ КАМИЛ ГАБДЕЛБӘР УЛЫ

БОРХАНОВ Камил Габделбәр улы 1920 елның 23 сентябрендә Әлки районы Татар Суксуы авылында туа. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, шуннан сугышка керә. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгәләр. Бары тик 1945 елның маенда безнең гәскәрләр азат иткәч, 1947 елда демобилизацияләнеп, авылына кайта. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

БОРҺАНОВ САЛИХ ЗИННАТУЛЛА

Борһанов Салих Зиннатулла улы 1925 елның 30 сентябрендә Карамалы авылында туган. 1943 елның 10 гыйнварендә фронтка алына. Авиациядә хезмәт итә. Манчжуриядә булырга да туры килә аңа. 1950 елга кадәр Хабаровскида хезмәт итә. Радиомеханик була ул. 7 ел хезмәт итеп, авылына исән-сау әйләнеп кайта һәм шофер булып эшли. “Ватан өчен” китабы, Базарлы Матак 2005

ВӘЛИЕВ КОРБАН АГАП УЛЫ

1906 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1921 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. 15 яшьлек үсмер, ачлыктан качып, Әстерханга кадәр барып чыга, әмма анда да сыену урыны таба алмый. Ниһаять, Грозныйда ул батрак булып яллана. Ләкин янәшәдә генә башка тормыш кайнап тора нефтьчеләр кара алтын чыгара. Үсмер егет үзен промыселга җир казучы итеп алуларына куанып бетә алмый. Менә шул чордан ул үзенең тормышын нефть сәнәгате белән бәйли.

ВӘЛИЕВ ВӘЛИ ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

ВӘЛИЕВ Вәли Әхмәтвәли улы 1924 елның 9 декаберендә Әлки районы Карга авылында туган.Бөек Ватан сугышы башлангач,аны авылдашлары белән Казанга ФЗОга укырга җибәрәләр.Вәли Әхмәтвәли улы анда балта остасы һөнәрен үзләштерә.Алар Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән хәрби заводларны торгызуда зур өлеш кертәләр.

ВӘЛИЕВ НУРГАЛИ КЫЯМ УЛЫ

ВӘЛИЕВ Нургали Кыям улы Әлки районы Иске Алпар авылы егете. 17 яшьлек Нургали сугыш кырында елдан артык йөреп,икенче группа инвалид булып кайта.

ВӘЛИЕВ ФАТИХ БАРИ УЛЫ

ВӘЛИЕВ Фатих Бари улы1922 елның 4 августында Буа районының Иске Тинчәле авылында туган.Бөек Ватан сугышына кадәр Яңа Салман мәктәбендә тарих укыта. 1942 елның 20 маенда Әлки хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына.Аны 2нче Ленинград хәрби училищесына җибәрәләр. Үз теләге белән фронтка китә. Фатих Вәлиевны Төньяк Кавказ фронтының 57 нче аерым дивизионына җибәрәләр. Кавказны,Тамань ярымутравын тулысынча азат итүдә катнаша. 1945 елның башында демобилизацияләнә.Озак еллар Чуваш Кичүе мәктәбендә тарих фәнен укытты.

Subscribe to Алькеевский