Альметьевский

АВЫЛЫМНЫҢ БАТЫРЛАРЫ КАЛЫР МӘҢГЕ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ. ХӨСНЕТДИНОВ ГЫЙБАДУЛЛА

Сугыш башланганда Гыйбадулла бабайга 18 яшь кенә була. Күп җирләрне кара күмер итеп, Үлем белән түшәп юлларын. Канга туймас фашист эте Суза безгә канлы кулларын. -Ләгънәт төшсен бу сугышка,- ди Гыйбадулла бабай.Чөнки ул аның киләчәккә булган уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Укуга булган теләген дә юк итә ул сугыш.

АЛАР ИЛГӘ ҖИҢҮ АЛЫП КАЙТТЫ

Муратов Сабур Шаймурат улы 1913 нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 4 малай була алар. Абыйлары белән бергә Сабур да яшьтән үкколхозда эшли.Көтмәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елның 24 нче июлендә Сабур да фронка китә. Сугышка аны тормыш иптәше Мәхмүдә һәм 3яшьлек кызы Әлфия озатып кала. Башта Муратов Сабур Ленинград шәһәре янында3 нче укчылар полкында гади солдат булып хезмәт итә. Смоленск шәһәре янында барган каты бәрелешләр вакытында уң аягы каты яралана. Яралары бераз төзәлгәч, ул хезмәтен дәвам итә.

АЛАР ИЛГӘ ҖИҢҮ АЛЫП КАЙТТЫЛАР

Хәйдәров Бәкер Мирхәйдәр улы 1908нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 5 бала була алар: 3 малай һәм ике кыз. Хәйдәров Бәкер 1937-1940 нчы елларда Әлмәт шәһәренеңмай заводында мастер булып эшли. 1941 нче елда Куйбышев шәһәренә производствога эшкә китә. Сугыш башлангач, 1941 нче елның февраль аенда ул да туган җирләрен фашистлардан сакларга дип фронтка юл ала. Бәкер бу вакытта инде тормыш корган була, аны хатыны белән ике баласы озатып кала. Олы кызына нибары 3 яшь, ә малаена 1 яшь була.

АСЫЛГАРАЕВ САЛАХЕТДИН БАГДАТГӘРӘЙ УЛЫ

Асылгараев Салахетдин Багдатгәрәй улы 1918 елда Ютазы районы Каркашлы авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 2002 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

АХМЕТШИН ШАКИР ЗАКИР УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ахметшин Шакир Закир улы 1926 елныж 20 апрелендә Беренчемай ( Хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туа. Беренчемай районы РВК сыннан 1943 елда сугышка чыгып китә.Фронтта ул пулемётчик була.Япония самурайларына каршы да сугышырга туры килә аңа.1946 елда җиңү яулап туган авылы Түбән Абдулга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,«Японияне җиңгән өчен»медале белән бүләклиләр. Сугыштан кайткач та « Путь к коммунизму» колхозын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.

АХМЕТШИНА МИННАГИЯН АХМЕТГАТИНОВНА

Дәүләтшина Миннагиян Әхмәтгата кызы 1921 нче елның 8 гыйнварендә урта хәлле крестьян Әхмәтгата һәм Гальмаган гаиләсендә дөньяга килә. 1929- 1933 нче елларда башлангыч хезмәт мәктәбен тәмамлый.

БАТТАЛОВ ГАБДУЛХАЙ ГӘРӘЙ УЛЫ

1925 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1942 елда сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән.

БАТТАЛОВ ГӘРӘЙ ИСЛАМГӘРӘЙ УЛЫ

1911 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1945 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1988 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

БАТТАЛОВ ИСМӘГЫЙЛ ИСЛАМГӘРӘЙ УЛЫ

1920 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1947 елда кайткан. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән. 1985 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.