Апастовский

АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ

АБЗАЛОВ Рем Абзал улы (28.6.1914, хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы- 7.2.1983, Ташкент), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1950). Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. армиянең 40 нчы гв. укчы дивизиясендә рота, батальон командиры.

АПАС АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ФӘРИТ АБЫЙ ЮНЫСОВ 4 ЕЛЛЫК ХӘРБИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИКЕ ЕЛЫН КЫТАЙ, КОРЕЯ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘРӘ

Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.

БОРНАШ АВЫЛЫННАН ШӘРИФҖАН СӨЛӘЙМАНОВ СУГЫШНЫ ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРГӘН, МЕҢЛӘГӘН КОРБАННАРНЫҢ ШАҺИТЫ БУЛГАН МӨХТӘРӘМ ВЕТЕРАННАРНЫҢ БЕРСЕ

1942 ел. Сугышның очы-кырые күренми. Шул чорда Шәрифҗан абыйның хәрби хезмәткә алыныр вакыты җитә. Армиягә алынгач, берничә ай күнекмәләр алалар, Барнаул шәһәрендә сугыш кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр. Аннан соң ул Калинин фронтына җибәрелә, 37нче укчы дивизиясендә хезмәт итә. Украина, Молдавия, Румыния, Венгрияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Сугыша-сугыша Чехославакиягә барып җитә. Шәрифҗан абый Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. Туган авылында озак еллар бригадир булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Казанда яши.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ШЫГАЙДАН АМАНУЛЛА ГЫЙБАДУЛЛИН.

91 нче яше белән барган Аманулла Гыйбадуллин “Үземнең бөтен тәнем яралардан сызлап тора. Җитмеш бер ел узса да сугыш афәтләре онытылмый, яралары төзәлми” дип искә ала ул, Шыгай авылының аксакалы да әле. Сугыштан кайткан төшенә җиргә чүккән, салам башлы йорт каршы ала аны. Биш ел Марыйда урман кисеп, авыр эшләрдә эшләп туган авылынды йорт җитештерә. Шулай итеп авылдашларына йорт салу, хуҗалыкка фермалар төзү эше дә аныкы була. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, 56 ел бергә яшиләр.

ВАҺАПОВ МИЯСӘР ВАҺАП УЛЫ - УЛ КЫТАЙГА БАРЫП ҖИТКЭН

Апас районының Дүртиле авылыннан Бөек Ватан сугышына 130 кеше китә. Шуларның яртысы яу кырында ятып кала. Миясәр Ваһап улы Ваһапов - авыр тормыш юлы үткән, сугышның авырлыгын үз җилкәсендә татыган сугыша-сугыша Кытайга барып җиткән сугышчыларның берсе. Ул 1926 елда Дүртиле авылында туып үсә. 13 яшендә колхозда эшли башлый. 1943 елның ноябрендә солдатка алына. Буа шәһәрендәге җыелу пунктыннан 20 көндә Монголиянең Чатбалсан шәһәренә барып төшә. Ел ярым хезмәт иткәннән соң, герман сугышы беткәч, аларны Япон сугышына хәзерлиләр. Хезмәт иткән җирдән күчәргә приказ була.

ГЕРОЙ РЕМ АБЗАЛОВ УЛЫ АПАСТА

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына Советлар Союзы Герое Рем Абзаловның улы Руслан Абзалов та кайткан иде. Ул әтисе турында хатирәләрен яңартты, райондашларга олы рәхмәтен җиткереп, канәгәть булып китте.

ГОБӘЙДУЛЛИН САФИУЛЛА СӘЛИМУЛЛА УЛЫ

Гөбәйдуллин Сафиулла Сәлимулла улы (15.8.1929, Буа кантоны Тутай авылы), кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1948-52 елларда Кузбасс шахталарында эшли. 1953-96 да Казан «Гидроспецстрой» идарәсендә электромонтёр, төзелеш техникасын ремонтлау слесаре, копёр машинисты, монтаж краны машинисты. Герой исеме капиталь төзелеш буенча бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГЫЙСМӘТУЛЛИН МОТЫЙГУЛЛА ҺӘМ МИННЕГАЛИЕВ МИННЕВӘЛИ

Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә туа. Үзенең иҗаты яшүсмер чагыннан ук башлана, Казан, Мәскәү матбугатларында эшли, шигырьләрен бастыра. 1930 нче елларда Муса Җәлил Мәскәүдә “Яшь эшче” газетасында эшләгәндә, безнең якның Чүрибураш авылы яшьләре - Минвәли Мингалиев белән Мотыйгулла Гыйсмәтуллин да типографиядә хәреф җыючы булып хезмәт итәләр. Алар шагыйрьне физик яктан нык, җитез кеше буларак истә калдырганнар. Ул кыш көннәрендә, ял сәгатьләрендә, паркка чыгып чаңгыда шуарга өндәгән, сәламәт яшәүне хуплаган.

КОЗЛОВ КАСИМ ЗИННӘТ УЛЫ

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бүгенге азат, бәхетле тормышыбыз өчен безнең әби –бабаларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкәннәр. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - диеп китсәләр дә, сугыш кырларында авылыбызның 196 кешесе үлеп кала, хәбәрсез югала.

МӨХТӘРӘМ ВЕТЕРАН ШӘЙХЕТДИН МИҢНЕБАЕВ КЫЛЧЫК АВЫЛЫНДА ГОМЕР ИТӘ. АНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ ЯШЬ БУЫНГА ҮРНӘК

Шәйхетдин абый хәрби хезмәткә 1943 елда чакырыла. Икенче Украина фронтында хезмәт итә ул. Каты бәрелешләрдә берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана. Кыю, тәвәккәл солдат батырлыклары өчен күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнә.

Subscribe to Апастовский