Апастовский

АБДРАХМАНОВА ФАЙЗӘ ӘБРАР КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Норлат авылында туа. 7еллык мәктәпне бетергәч, туган авылында эшли башлый. 1943 елдан Норлат район “Ленин юлы” газетасы нәшриятында хәреф җыючы булып, 1944 елдан Үзбәкстан СССР Бохара өлкәсе Тандым район военкоматында хезмәткәр булып эшли. Февраль 1946 елдан ТАССР, Норлат район заготконторасында өлкән бухгалтер булып эшли башлый. Шунда Бөек Ватан сугышы ветераны, Урта Балтай авылы егете Габдрахманов Камил Кәбир улы белән танышып, 1948 елда гаилә корып җибәрәләр һәм Апас районы Урта Балтай авылына кайтып төпләнәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

АБДУЛЛИНА ШАКИРЭ НУРТДИН

Абдуллина Шакирэ Нуртдин кызы 1926 елның 18 мартында Дәүләки авылында дөньяга килә. 4 классны Дәүләки авылында укый, ә аннан соң 7 классны Ябалак мәктәбендә укып чыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләрдә эшли, молотилкада икмәк суктыра, чегендер утый. Мәдәният йортында китапханәдә җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 1949 елнын гыйнвар аенда Дәүләки егете Сәетгәрәйгә кияүгә чыгып 6 бала тәрбияләп үстерәләр.

АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ

АБЗАЛОВ Рем Абзал улы (28.6.1914, хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы- 7.2.1983, Ташкент), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1950). Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. армиянең 40 нчы гв. укчы дивизиясендә рота, батальон командиры.

АПАС АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ФӘРИТ АБЫЙ ЮНЫСОВ 4 ЕЛЛЫК ХӘРБИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИКЕ ЕЛЫН КЫТАЙ, КОРЕЯ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘРӘ

Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.

АХМАДУЛЛИНА КАФИЯ ШАРАФИЕВНА

Кафия Шарафиевна родилась 5 декабря 1929 года в деревни Карабаево Апастовского района Татарской АССР. В годы Великой Отечественной Войны работала в колхозе «Правда».

АЮПОВА ЗӘЙТҮНӘ АБРАР КЫЗЫ

Икенче бөек Ватан сугышын 9 яшь кызчык булып каршы ала. Зәйтүнә апа бары тик бер класс кына укып кала алган, шуңа күрә “укый алганнар укыган вакытта без эшләдек инде” ди ул. “Башта 3 алдылар (сугышка), аннан актык булып Әти китте инде. Әнкәйгә без бишәү калдык.

БИКБОВ ИРЕК ХАЛИЛРАХМАН УЛЫ

Бикбов Ирек Халилрахман улы 1931 елның 10 сентябрендә Апас районы Дәүләки авылында туа. 4 класс белемне Дәүләки мәктәбендә укый. Аннан соң 7 классны Ябалак авылына йөреп укый. 7 классны бетергәч колхозда кыр эшләрендә үгез җигеп эшли. Үгез, ат кетүе кетә. Үгез белән кырдан фермага салам ташый. 1946 елларда станцияга Биябаш урманнарыннан үгез белән агач ташый алар.

БИКМУХАМЕТОВА РӘМЛӘ ГАЗИЗ КЫЗЫ

Бикмухаметова Рәмлә Газиз кызы 1932 елның 9 февралендә Чури-Бураш авылында доньяга килә.Сугыш ачысы узәккә утте ди.Авыр хезмәтләр безнен җилкәдә булды дип искә ала.Бугенге көндә Рәмлә Газиз кызы Мәскәудә кызы тәрбиясендә .

БОРНАШ АВЫЛЫННАН ШӘРИФҖАН СӨЛӘЙМАНОВ СУГЫШНЫ ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРГӘН, МЕҢЛӘГӘН КОРБАННАРНЫҢ ШАҺИТЫ БУЛГАН МӨХТӘРӘМ ВЕТЕРАННАРНЫҢ БЕРСЕ

1942 ел. Сугышның очы-кырые күренми. Шул чорда Шәрифҗан абыйның хәрби хезмәткә алыныр вакыты җитә. Армиягә алынгач, берничә ай күнекмәләр алалар, Барнаул шәһәрендә сугыш кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр. Аннан соң ул Калинин фронтына җибәрелә, 37нче укчы дивизиясендә хезмәт итә. Украина, Молдавия, Румыния, Венгрияне дошманнардан азат итүдә катнаша. Сугыша-сугыша Чехославакиягә барып җитә. Шәрифҗан абый Җиңү көнен Прага шәһәрендә каршылый. Туган авылында озак еллар бригадир булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Казанда яши.

БӘДРЕТДИНОВА СӘЙМӘ ТӨҺВӘТУЛА КЫЗЫ

Бәдретдинова Сәймә Төһвәтула кызы 1924 нче елның 3 мартында Татарстан, Апас районы, Түбән Балтай авылында урта хәле крестиян семьясындә туган. 1941-1942 нче елларда окоплар казыганнар Балыкчы авылында ике ай, Некефор авылында бер ай, мари урманнарында кыш буе эшләдек, Мари урманнын кайткач, Лаеш районына юл эшенә җибәргәннәр. Куп авырлыклар кургән. 1946 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Гильфан абый белән 7 бала, тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар. Тыл һәм хезмәт ветераны Сәймә апа хэзерге вакытта бакыйлыкка күчте.