АХМАНОВ АЛЕКСЕЙ ОСИПОВИЧ
АХМАНОВ Алексей Осипович (9.3.1897, Казан губернасы, Казан өязе Алат авылы - 17.11.1949, Минск), генерал-лейтенант (1941), Советлар Союзы Герое (18.4.1945). Казан пехота курсларын (1920), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (1935), Химик саклану хәрби академиясен (1938, Мәскәү), К.Е.Ворошилов исем. Югары хәрби академияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елдан Кызыл Армиядә: Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша.