90 яшендә дә энергияле
Корпункт:
Карман авылында яшәүче Зинаида Александровна Будрина 90 яшен билгеләде.
Зинаида Александровна җиде бала тәрбияләп үстергән (бишесе исән-саулар). Икесе Карман авылында яши, калганнары Яр Чаллыда. Аның 14 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул 13 яшеннән эшли башлаган.
– Гомерем "Азинский" хуҗалыгында тырыш хезмәт куеп узды, – дип искә ала юбиляр.
Бүгенге көндә Зинаида Александровна кызы белән яши. Ветеран үзе җир казып бәрәңге ала, печән чаба. Юбиляр энергияле, актив, зирәк әби, әле һаман да үз балаларын кайгыртучы әни. Мари җырларын, керәшен такмакларын башкарырга ярата, уллары гармунда уйныйлар. Килене Венера һәм кызы Таисия аңа кушылып җырлыйлар, ә алар Кармандагы мари ансамблендә катнашалар.
Фото муниципалитет архивыннан