Хәлимә әби Сәлахетдинова Ил башлыгының Котлау хатын алды
Корпункт:
Апаста яшәүче Хәлимә әби Сәлахетдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылды. Аңа олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Хәлимә әби улы Шамил һәм килене Мәдинә гаиләсе белән ерак Мурманский өлкәсеннән күченеп кайтып, Апаста төпләнә. Бүген дә ул алар тәрбиясендә гомер кичерә. Тормышыннан бик канәгать ул.
- Аллага шөкер, үз аякларымда йөрим, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Көн буе йорт-җиргә күз-колак булып торам. Вак-төяк эшләрдә ярдәм итәм. Кадер-хөрмәтем һәм хәсиятем дә зур,- ди ул.