Олы Болгаер авылында гомер кичерүче Әминә әби Заһретдинова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте
Корпункт:
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, агрофирманың бүлекчә җитәкчесе Нияз Гайфуллин изге теләкләрен, бүләкләрен ирештерделәр.
Әминә әби бүгенге көндә улы Хәлим, килене Гөлфирә тәрбиясендә яши. Әбиләрен олугъ юбилее белән котларга өй тутырып балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары кайткан. Берсен -берсе уздырып әниләренә сәламәтлек, тыныч тормыш, үзләрен шатландырып яшәвен телиләр. Әминә әби зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды.