Туган көнегез белән, ветеран
Корпункт:
Район башлыгы Валерий Чершинцев сугышта катнашучы Александр Попов янына барды. Визит ветеранның 93 яше белән бәйле булды.
– Иң дәһшәтле һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында үлемсез каһарманлык күрсәтүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләребезне кабул итегез. Сезнең геройлык нәтиҗәсендә без имин тормышта яшибез, – дип аңа мөрәҗәгать итте В.Чершинцев.
Александр Попов 17 яшендә Мәскәүне саклауда катнаша, зенит полкында пулемётчы була. Ул 195 2елда демобилиацияләнә. Тыныч тормышта тракторчы, механизатор, комбайнчы, мелиоратор булып эшли.
Рахиля Мирзаянова, Регина Абрамова фотосы