АБДУЛЛИН ГАБДЕЛФӘРТ АБДУЛЛА УЛЫ
1932нче елның 22нче мартында Сабабаш авылында урманчы Сөнгатуллин Абдулла Сөнгатулла улы һәм урман хуҗалыгы эшчесе Сөнгатуллина Нурлыбанат Мөхәммәтсафа кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1939нчы елда Сабабаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1943нче елда укуын Килдебәк мәктәбендә дәвам итә, һәм шул мәктәптә җиде классны тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдуллиннар гаиләсе Сабабаш урманчылык кордоныннан Сабабаш авылына яшәргә төшәләр. Әтиләре Абдулла сугышка киткәч, әниләре дүрт бала белән кала. Габделфәрткә бу вакытта тугыз яшь, иң кечесе Сәүбәнгә өч ай була. Алты кешелек гаиләне кайгырту тулысынча әниләре Нурлыбанат һәм икенче класс укучысы Габделфәрт җилкәләренә ята. Үзеннән кече булган сеңлеләре һәм энесенең тамагын туйдыру өчен, тугыз яшьлек бала көн саен урманга кычыткан җыярга йөри.
Сугыш елларында Габделфәрт урман хуҗалыгында эшли: агач утыртуда ярдәм итә, агачлары киселгән урман кишәрлекләрен ботаклардан җыештыра. Әлеге хезмәте өчен ул “Тыл ветераны” исеменә һәм медальгә лаек була.
1945нче елда әтиләре сугыштан кайта, Саба кордонына урманчы булып урнаша, һәм гаилә шунда күчә. Бер-бер артлы бу гаиләдә яңадан өч кыз бала туа.
1948-1949нчы елларда Габделфәрт, Лаеш бистәсендә шоферлар әзерли торган курсларны тәмамлап, Саба сыра кайнату заводына шофер булып эшкә урнаша. 1951нче елдан 1954нче елга кадәр Совет Армиясе сафларында Мәскәүдә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Ош-Юмья кичке мәктәбендә укый, аны 1959 нчы елда тәмамлый. Шул ук вакытта Саба урман хуҗылыгында шофер булып эшли. 1963-1965нче елларда Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендәге урман хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый һәм барлык гомерен урман хуҗалыгына багышлый. Әлеге өлкәдә күп еллык намуслы хезмәте өчен атказанган урманчы исеменә лаек була.
Гаиләсенә килгәндә, Габделфәрт 1958нче елда Мишәбаш кызы Шаяхмәтова Рәшидә Габделхак кызы белән тормыш корып җибәрә. Гаиләдә ике кыз бала туа. Алар икесе дә югары медицина белеме алалар һәм әти-әниләрен өч онык белән сөендерәләр. Бүгенгесе көндә олы кызы Рәмзия - шәхси эшмәкәр, кече кызы Резеда Казан шәһәрендә 18нче хастаханәнең баш табибы. Тормыш иптәше Рәшидә үзеннән күпкә алдан вафат була. Габделфәрт соңгы көненә кадәр кызлары тәрбиясендә яши. 2015нче елның 22нче июлендә ул үзе дә гүр иясе була.