АБУТАЛИПОВ РАШИТ ХАҖИ УЛЫ
Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы
Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы 1916 елның 26 декабрендә Башкортстанның Авыргазы районы Әпсәләм авылында укытучы гаиләсендә туа.
Авылда дүрт сыйныф укыганнан соң, ул Стәрлетамакта фабрика-завод мәктәбендә укый, аннан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Нәсел эше буенча зоотехник булып эшли, комсомол оешмасын җитәкли.
1937 елның ноябрендә Рәшит Хаҗи улы Кызыл армия сафларына алына, тугыз айлык курсларда укып, лейтенант званиесе ала, 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән сугыш башлангач, хәрби бәрелешләрдә катнаша.
1940 елад армия хезмәтеннән азат булып, туган ягына кайта һәм тагын зоотехник булып эшли башлый.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәшит Хаҗи улы фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза яза. Аны Киров өлкәсенә күчерелгән Брянск хәрби училищесына укырга җибәрәләр. Анда ул взвод командиры итеп билгеләнә һәм курсташларын укыта башлый. Харьков немецлардан азат ителгәч, 1944 елда хәрби училище шунда күчерелә. Рәшит Хаҗи улы яшь солдатларны хәрби хезмәткә өйрәтә, аларда кыюлык, сугышчан батырлык сыйфатлары тәрбияли.
Бөек Ватан сугышы бетәр алдыннан партия Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы белгечләрен хәрби хезмәттән азат итү турындагы фәрманы чыгып, Рәшит Хаҗи улы туган ягына кайта.
Башкортстанда Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында җаваплы эшләрдә эшли.
1953 елда Рәшит Хаҗи улы Мәскәүдә Дәүләт иминлеге комитеты каршында өчьеллык мәктәпне тәмамлап, Чистай шәһәренә юллама ала. Тугыз ай эшләгәч, Бөгелмәгә, аннан Казанга күчерелә. Озак еллар Казан милиция идарәсе начальнигы булып эшли. 1963 елда читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
1969 елда Рәшит Әбүталипов Алабуга махсус урта милиция мәктәбе начальнигы итеп билгеләнә. 1890 елдан ул лаеклы ялда.
Ветеранның күкрәген дистәләгән медальләр һәм Кызыл Йолдыз ордены бизи. 1974 елда СССР эчке эшләр министры тарафыннан Рәшит Хаҗи улына бирелгән Мактау Грамотасында “Махсус заданиене үрнәк төстә үтәп чыккан өчен”, - дип язылган.
1997 елда Татарстан Республикасы Мактау грамотасында: “Яшьләргә хокук тәрбиясе бирүдә актив җәмәгать эше алып барган өчен”, - дип язылган грамотасы бар.
Балалары – Рәшит Хаҗи улының мактаулы һәм гаять җаваплы эшен дәвам иттерүчеләр. Улы Ринат Мәскәүдә милиция полковнигы, академия тәмамлаган. Кызы Елена Красноярск шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә укытучы, милиция подполковнигы. Тикшерүче булып эшләгән улы Рафаэль йөрәк авыруыннан вафат булган.
Ветеранның оныклары да данлы бабалары юлын сайлаганнар.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.