АРСЛАНОВ ӘХТӘМ АРСЛАНГАЛИ УЛЫ
Район:
Актанышский
1925 елның 15 апрелендә Кәзкәй авылында туган, шунда яши.
1943 елның 8 гыйнварында 17 яшьлек егет яу кырына озтатыла. Брянск һәм Калинин юнәлешендәге сугышларда катнаша. 136 нче укчы полкта хезмәт итә. Үзенә билгеләнгән йокләмәне үтәгән вакытта 1944- елның сентябрь аенда каты яраланып, III төркем инвалид булып, октябрь аенда туган авылына кайта.
Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләр белән бүләкләнә.
рядовой солдат Җиңү көнен авылында каршылый.
Кайткач колхозда 15 ел механизатор, 1,5 ел терлекче булып хезмәт куя. Тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Мәбрүрә белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.