АВЗАЛОВ ХӘНИФ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ
Хәзерге Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1925 елның 20 июнендә туа, хәзерге көндә Иске Байсарда яши.
1943 елның 11 февралендә 18 яше тулар-тулмас та яуга чакыралар.
Белоруссиянең Витебск өлкәсен, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тупчы була.
1948 елны хәрби хезмәттән азат ителә, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый.
"Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе - рядовой.
Авылларындагы промкомбинатта эшли, 1952 елда Иске Байсар кирпеч заводына эшкә килә, авылда төпләнеп кала.
1985 елда район төзү-монтаж идарәсеннән лаеклы ялга чыга.
"Хезмәт ветераны" медаленә, Мактау кәгаьләренә лаек була.
Хатыны Бибинур белән 2 ул, 2 кыз үстерәләр. Хатыны 1999 елда вафат була, улы Мәгъсүм белән яши. Олы улы Фирдәвис Фазлыев Лаеш районы суды рәисе булып эшли.