ГАЛИЕВ ФӘЙЗИ ӘХМӘТ УЛЫ.
ТУГАН ҖИР КЫРЛАРЫН ЯКЛАП. Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли. 1942 елның декабрендә Фәйзи Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска сроклы курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла. Смоленск шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, дүрт ай Уфа госпиталендә дәваланып ятканнан соң, гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп, 1944 ел башында туган авылына кайта.Сугышка алынуы һәм сугыш вакыты турында Фәйзи Галиев түбәндәгеләрне сөйләде: -1942 елның декабрь аенда Тубән Шашы авылындагы Чулпан колхозында комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә, мине комсомолның Әтнә райкомына дәшеп алдылар. Миңа 17 яшь иде. Хәрби училищега укырга барырга дип димләргә чакырганнар икән. Сөйләшкәндә бу эш ачык калган кебек иде, шуннан озак та үтмәде, мине хәрби комиссариатка чакырдылар. Иң беренче сүз итеп хәрби комиссар: "Үз теләгегез белән хәрби училищега китәргә уйлавыгыз белән котлыйбыз", - диде. "Сезгә 1943 елның июль аенда 18 яшь тула икән, нәкъ шул вакытта сез үзегез барасы хәрби училищеда укып бетереп, лейтенант дәрәжәсе алачаксыз", - диделер. Училищега барырга хәзерләнеп торырга кушып, кайтарып җибәрделер. Шулай итеп, мине Удмуртиянең Сарапул шәһәренә, сугыш булган жирдән күчеп килген Смоленск пехота училищесына язып та куйдылар. Минем белән бергә районнан тагын берничә егет китте. Училищеда уку вакыты 6 ай иде. Тик училищены тәмамларга туры килмәде. 1943 елның җәендә Курск, Орел шәһәрләре тирәсендә барган сугышларда безнең ил солдатлары зур җиңүгә ирештелер. Югалтулар да куп булды. Хәрәкәттәге армияне тулыландыру өчен, укуны өзеп, безне шунда җибәрделәр. Смоленск тирәсендәге сугышларда катнаштык. Смоленск шәһәре Духовщина-Ярцево районы янында снаряд кыйпылчыгы тиеп бик каты яраландым. Шундук кыр госпиталендә операция ясап, Калинин шәһәренә озаттылар. 1944 елның башында сугышка яраксыз булып авылга җибәрделәр. Икенче көнне иртә белән хатын-кызларның: “80 кеше ачтан шешенеп ята”, дигәннәре әле дә колак төбемдә яңгырап тора. Безнең “Искра” колхозына кергән авыллардан 858 кеше армиягә киткән, шуның 580нән артыгы үлгән. 600 тол хатын белән эшләдем мин. Ул хатын-кызлар кайлардан көч алды икән, ди. Шул елның җәендә Галиев Фәйзи Әхмәтхан улын, унтугыз яшьлек инвалид егетне, колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Бу вазифаны ул кырык тугыз ел (1993 елның җәенәчә) берөзлексез башкарып килә. Ф.Галиев эшләгән чорда авылыбызда больница, балалар бакчасы, пекарня, Татарстандагы иң зур терлекчелек комплексы, мәдәният йорты төзелде. Колхозның 650 йортына колхоз хисабыннан шул замандагы акча белән 3 миллионнан артык сумлык газ кертелә. Шул дәвер эчендә колхоз күрше-тирәдәге җиде авылны берләштергән иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелеп, колхозчылар Фәйзи Галиевне егерме бер мәртәбә үзләренең җитәкчеләре итеп сайлыйлар. Ул эшләгән чорда авылыбыз КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар советы Күчмә Байрагы, РСФСР Министрлар Советы Кызыл Байрагы, СССР авыл хуҗалыгының Күчмә Кызыл Байрагы, ике мәртәбә КПСС өлкә комитетытының Кызыл Байрагы, Татарстан авыл хуҗалыгының Байрагы белән бүләкләнгән. Авылларда зур, матур өч мәктәпне колхоз хисабына төзеткән. Шул уңайдан РСФСР мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнгән. Җитәкчелек хезмәтендәге уңышлары өчен Фәйзи Галиев Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аңа «Татарстанның атказанган агрономы», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1967 елда аны Татарстан АССР Югары Советына, 1979 елда СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. 2005 елда, сиксән яше тулу уңае белән, Фәйзи Галиев «Татарстан Республикасы алдындагәы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. Бай хезмәт тәҗрибәсенә һәм башыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгалар турындагы хатирәләренә таянып, авыл халкының фидакарь хезмәтен, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм тормыш итүгә, яшәүгә нисбәтле уй-хисләрен фәлсәфи-аналитик планда тасвирлаган «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә – күңелем бишеге» (1998) исемле документаль повесть жанрындагы әсәрләре белән Фәйзи Галиев үзен сәләтле каләм иясе икәнлеген дә исбат итә. Ул тәнендә әле дә немец снаряды кыйпылчыгы йөртә.