ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ
1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый.
1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1950 елда туган авылына кайта. “Бөгелмәнефть”тә, Азнакай районының Актүбә поселогында промыселларда нефть һәм газ чыгару операторы, ремонтчы слесарь, мастер булып эшли, бригадага җитәкчелек итә.
Нефть һәм газ чыгаруда 5 еллык планны үтәүдә зур хезмәтләре һәм югары техник – экономик күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1971 елда Ә.Г.Гариповка Соөиалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. 1976 елда Татарстан АССРның Атказанган нефтьчесе, 1967 елда СССР Нефть промышленносте отличнигы, 1980 елда СССР Нефть промышленносте министрлыгының Почетлы нефтьчесе исеме бирелә. Ленин ордены һәм “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Лениннның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Район һәм поселок Советлары депутаты, партия комитеты әгъзасы булып сайланды. Ә.Г.Гарипов 2001 елда вафат булды.