ГӘРӘЕВ ГАРИФ ГӘРӘЙ УЛЫ
Сугыш ветераны Гәрәев Гариф Гәрәй улының кызы Вәсимә апа Якупова истәлекләреннән:
“Бүгенге матур тормышта яшәүчеләр илебезне фашистлардан саклаган сугыш ветераннарына мәңге бурычлы. Бу язмамны Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны әткәм Гәрәев Гариф Гәрәй улына багышлыйм.
Әткәем Гәрәев Гариф Гәрәй улы 1918 елда хәзерге Тукай районы Әҗмәкәй авылында туган. Безгә бер тапкыр да күрергә насыйп булмаган әби белән бабабыз кан чиреннән үлеп киткәннәр. Кечкенә әткәбезне Яхшыбай авылына приютка китерәләр. Авылның мәрхәмәтле кешеләре Җиһангәрәй бабай белән Мәсрүрә әби 3 яшьлек Гарифҗан Ситдыйк улын уллыкка алалар.
1932 елны Иске Кәшер мәктәбенең 6 классын тәмамлый. Трактористлыкка укып Карамалы МТСында эшли. Әниебез Мөкәттәрә белән гаилә кора. Ләкин яшьлегенең чәчәктәй вакытын туган яктан еракта үткәрергә туры килә аңа. 1939 елның сентябрь аенда Совет Армиясе сафларына алына. Инде хезмәт вакытын тутырып туган авылына кайтам, дигәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1940 елның гыйнваренә кадәр 414нче артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. 1941 – 1942 елларда 617нче артиллерия полкы составында башта Иран белән Советлар Союзы чигендә торалар аннан Крымны саклыйлар”.
1942 елда Крым өчен барган сугыш вакытында берөзлексез дошман снарядлары шартлап торуга карамастан, элемтә урнаштырып кына калмый, үзенең иптәшләре белән дошман миномет расчетына һөҗүм итеп, берсен юк итә, ә калганнарын чигенергә мәҗбүр итәләр. Шушы батырлыгы өчен аңа беренче тапкыр “Батырлык өчен” медале тапшырыла.
1943 елда Гәрәев Гариф Ростов өлкәсенең Покровка авылы өчен барган каты сугышларда фашистларны юк итеп һәм үзенең полкташлары белән 50 дошман солдатын әсирлеккә алган өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Гариф абыйның сугыш юлы Крым, Көньяк, 3 һәм 4 Украина, 1 Белоруссия фронтлары белән бергә үтә.
1944 елда өлкән элемтәче Гәрәев Гариф Гәрәй улы Белоруссиянең Чемеры авылы өчен барган сугышлар вакытында көчле артиллерия уты астында өч тапкыр өзелгән элемтәне ялгый һәм яраланган булуына карамастан яу кырын ташлап китми. Өзлексез элемтәне урнаштырып Гәрәев Гариф Гәрәй улы дошманның контратакасы кире кайтаруга зур өлеш кертә. Сугышчан осталыгы һәм күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның август аенда III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
“Әткәм Җиңү көнен Чехословакиядә каршы ала һәм “Праганы азат иткән өчен” медале белән бүләкләнә. 1945 елда аның күкрәген “Германияне җиңгән өчен” медале бизи. Авылдан чыгып киткәненә 7 ел дигәндә туган ягына кайта. Әниебез белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде иң зур апабызгада 70 яшь була, иң кечебездә пенсиягә чыкты. Аллага шөкер, әтиебез йөзенә кызыллык китермәдек. Илебезгә хезмәт итеп дүртебез “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдык. Җиңү җиңел килми. Әнкәебездә җиңү хакына көне – төне эшли, зарланмый. Әтиебез һәр елны диярлек фронтовик дуслары: часть командиры Файрузов Зөлкәрнәй (Азнакай), адашы Гариф Туктаров (Чирмешән) белән очрашып торды. Владивостоктан Владимир Устинов белән хат алышып, посылкалар җибәрешеп тордылар. Аларны фронт юллары очраштырган һәм мәңгеле аерылмас дуслар иткән. Кайткач әтиебез “Коммунар” күмәк хуҗалыгында рәис, Киров исемендәге күмәк хуҗалыкта бригадир, “Искра” күмәк хуҗалыгында ферма мөдире булып эшли. Лаеклы ялга “Сельхозтехника» оешмасыннан чыга. Әткәбез әйтә иде: “Бүгенге тормышның кадерен белегез, аны саклау, бөтен җир шарын да тынычлык өчен үз өлешегезне кертегез”, - дип.