КРАЙНОВ СТЕПАН МАТВЕЙ УЛЫ
1920 елның 14 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте - рус. 1941 елда Горький су транспорты инженерлары институтының өч курсын тәмамлаган.1941 елның октябреннән Совет Армиясендә.1942 елның апрелендә Ленинград бронетанк команда составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елның маенда алынган.52 гвардия танк бригадасы танк командиры (6нчы гвардия танк корпусы,3 нче гвардия танк армиясе ,1 нче Украина фронты) гвардия кече лейтенанты Крайнов 1944 елның 13 августында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Мокре торак пункты(Сташув шәһәреннән көнбатыштарак, Польша тирәсендә) Сандомир плацдармында дошман контрхөҗүмен кире кайтарганда танк экипажы 2 танк һәм күп кенә гитлерчыны юк иткән. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 23 сентябрендә бирелгән.
1945 елдан КПСС әгъзасы .1946 елда майор Крайнов запаска җибәрелгән.1949 елда Вологда сөт институтын тәмамлаган. Инженер технолог булып эшләгән. Горький (Тубән Новгород) шәһәрендә яшәгән. Ленин ,1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.