ЗАҺИДУЛЛИН ЗИННӘТУЛЛА ЗАҺИДУЛЛА УЛЫ
Зиннәтулла Әүхәдулла улы
1920 елның 15 августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы, Заһидулла һәм Сафиябану Заһидуллиннар гаиләсендә туа. Фронтка 1942 елда китә. Яраланып 1944 елда авылга әйләнеп кайта. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Зиннәтулла абыйның сөйләгәннәреннән язып алынган хатирәләр:
«… Мин Заһидуллин Зиннәт Әүхәдулла улы 1920 елның 15 августында Иске Чәчкаб авылында тудым. Әтием Заһидулла улы Әүхәдулла һәм әнием Зиядетдин кызы Сафиябану, икесе дә колхоз эшчеләре иде. Гаиләдә без 7 бала идек, үземнең ничәнче бала булуымны хәтерләмим, гомумән алганда абый - апаларымның да барысын да хәтерләмим, 2 абыемны гына беләм: Габдулла, Әсхәдулла (3-4 яшендә үлгән).
1930 нчы елны мин беренче сыйныфка укырга кердем, 10 яшемдә. Ул вакытта мәктәп 7 еллык иде. Мин мәктәпне 1937 елда бетердем һәм 1938-1939 елларны Казанда меховой техникумның технологический факультетына укырга кердем. Анда ике курс укыганнан соң мине Нариман урамындагы военкоматка чакырттылар, повестка бирделәр һәм шулай итеп мин армиягә киттем. Аннан безне Ульяновское пехотное училищега распределять иттеләр. Көз көне, пычрак вакыт. Армиягә алынучылар арасыннан берсе югарыга жалоба язган, укыган җиребездән мәҗбүриләп армиягә алдылар дип. Шуннан озак та үтмәде, армиягә бары тик теләк белән генә алырга, мәҗбүриләп килгәннәрне кире укырга кайтарырга, дип приказ килде. Шулай итеп, без бик сөенеп яңадан укырга кайтып киттек.
1940 нчы елда, техникумны тәмамлап, 9 сыйныф бетерүем турында таныклык алдым һәм кире авылга кайттым. Колхозда төрле эштә (разнорабочий), аннан соң “Кызыл почмак” та эшләдем. Сугыш башланганчы, налоговый агент эшен Алкин Фәезхан алып бара иде, аңа сугышка чакырып повестка килгәч “барыбер библиотекада гына эшлисең” , вакытлыча гына ал бу эшне дип, ул миңа үз эшен тапшырды.
1941 елны Абзалов Гыйлаҗ авыл советы рәисе иде, ул вазыйфасын калдыргач аның урынына, депутат, Гафурова Сәйдәбануны билгеләделәр. Ләкин ул да озак тормады. Шул ук елны мине исполкомга чакыртып алдылар да, ике атнага гына дип, авыл советы рәисе вазыйфасына билгеләп куйдылар. Ике атнага диелгән срок, озакка сузылды, “Эшлисең!” диделәр.
1941 елның 22 июнендә сугыш башлануы турында, радиодан игълан иттеләр. 23 июнь көнне, авылдан беренче кеше булып сугышка Насыров Нигъмәт абый китте. Аннан соң инде һәр көнне 10-15 кеше китә башлады.
Ул вакытта военком Калашников иде. 1942 елның октябрендә мине военкоматка чакыртып алдылар һәм Калашников иптәш: - “ Егет сиңа вакыт җитте”, диде. Шулай итеп мин сугышка барырга повестка алдым.
Башта безне Казанда Карл Маркс урамында, 38 йортта, санитарга укыттылар (медбрат), ике ай, ә инде 1943 елның гыйнвар аенда Мәскәүгә җибәрделәр. Штаб итеп 284 нче мәктәп билгеләнгән иде. Аннан төрле җирләргә распределение булды. Безнең группаны Ржев шәһәренә алып киттеләр. Без килгән вакытта шәһәрнең хәрабәләре генә калган иде инде. Торырга да урын юк иде хәтта. Без комлы карны казып окоп ясадык һәм шунда урнаштык. 3 көн шунда ятканнан соң сәгать төнге 11-12 дә ашарга алып килделәр. 5 көн булды дигәндә машиналар килде һәм безне төяп Елецк шәһәренә алып киттеләр. 23 мартта фронт буйлап, үзебезнең частькә киттек 371 дивизия 1243 полк, икенче минбатальон (минометчик). Безнең командир Мельников иде.
Төнге 2 дән иртәнге 7 гә кадәр барабыз, көндез берәр авылда яшеренәбез. Шулай итеп күчә-күчә апрель аенда Белгород шәһәренә барып җиттек. Шулай итеп мин, Курск дугасындагы мәхшәргә барып эләктем...
Аннан ерак түген Харьков шәһәре урнашкан иде. 5 июльдән башлап немецлар иртәнге сәгать 3 тән кичке сәгать 8 гә кадәр Белгород белән Харьков арасын бертуктаусыз утка тоттылар. Шәһәрләрне тоташтырырга мөмкинлек юк иде. 12 июльдә безнең икенче эшелон контратакага, штык-сугышка күчте. Каршылык күрсәтү нәтиҗәсендә немецлар оборонага күчәргә мәҗбүр булды. Шушы вакыттан 15 августка кадәр Белгород белән Харьковны немецлардан азат иттек. Харьковны 7 сәгать бомбага тоту вакытында, миннән 3 метр ераклыкта гына солдат үлде. “Хәзер миңа да эләгә инде бу”, дип минометны калдырып икенче якка сикердем, һәм нәкъ минем миномет өстенә бомба төшеп шартлады. Нәтиҗәдә мин каты яраландым, сул як кулга һәм уң як кабырга астына кыйпылчыклар кергән иде, тик кабырга арасына очлы ягы белән кермәү аркасында, эчкә үк, тукымаларны кисеп үтеп керә алмый калган иде, минем бәхетемә.
Яраланучыларны Харьков госпиталенә урнаштырдылар. Анда озак тормадык, поездга төяделәр дә алып киттеләр. Поездда кайткан чагында, сентябрь ае иде, бик каты салкын тидердем, 39 га кадәр температура күтәрелде, аякларыма да салкын тидердем, бөтенләй аякка баса алмас хәлгә җиттем. Начарлануымны күргәч командир приказы белән мине Хреновая станциясендә дәваларга алып калдылар, аннан 1944 елның 20 декабрь аенда Уфага кайтардылар.
Әле йөри алмый идем. Мине караучы медсестра якташым булып чыкты, ул нервларга салкын тиюен, шуның аркасында йөри алмавымны әйтте. Тик мин өметемне югалтмадым, чөнки әгәр тырышып аякка бассам, 6 айга авылга кайтырга булышам диде медсестра.
Туган ягыма кайту һәм аякка басу теләге зур булганга мин көне буе башта кровать кырыена тотынып басырга өйрәндем. Көне буена арып бетә идем. Аннан соң таяклар ярдәмендә йөрергә тырыштым, госпиталь хезмәткәрләре дә ярдәм иттеләр, ике яктан тотып йөртәләр иде, медсестра култыклап йөрткәндә “йөриләр” дип бездән хәтта көләләр иде. Соңрак үзем генә йөри башлагач стенага сөялеп аякларны шуыштыра идем, көне буена өчешәр күлмәк алыштыра идем, чөнки стенага ышкылып буяла иде. Шулай тырыша-тырмаша аякка бастым.
Сүзләрендә тордылар. 1944 елның гыйнвар аенда мине 6 айга комиссовать иттеләр. Вакыт тиз үтте июльдә 6 ай тулды дигәндә мине янәдән военкоматка чакырттылар. Тик хирург Усанов мине әлегә алмаска һәм тагын бер айга калдырырга кушты. Нәтиҗәдә мине яңадан чакыртырбыз дип, бер ай үткәч, кайтарып җибәрделәр. Күпме генә көтсәм дә мине чакыртучы булмады, ә вакыт уза торды. 1945 елны түзмәдем үзем киттем. Барып кергәч, военком мине “ник озак килми тордың” дип бик әрләде, аннан бөтенләй дә кабинетыннан куып чыгарды. Мин инде кайтып китмәдем, яңадан чакыртырлар дип көтеп утырам. Күрәм бер военный ниндидер папка күтәреп военком янына кереп китте. Озак тормады яңадан чыкты. Мине дә кире чакыртып алдылар, кабинетка кердем, теге папка өстәл өстендә тора. Аннары ачыкланды: минем документлар җыелган папка булган икән ул, анда сугыштан яраланып кайтуым озак вакыт дәвалануым да башка мәгълүматлар да барысы да шунда булган, гаепләрен танып гафу үтенделәр. Документларымны алып бөтен врачларны йөреп чыкканнан соң миңа военный билет бирделәр.
Сугыштан соң 1945-1947 еллар больница юлын таптап узды.
1947 елның 7 нче февралендә Асия апагыз белән гаилә кордык. Бик яратышып яшәдек, кызганычка каршы ул инде күптән вафат. 1947 елда улыбыз Шәүкәт, 1953 елда Рифкать улыбыз туды, ул да 1991 нче елда вафат булды. 1956 елда Алсу кызыбыз, ә 1960 елда Илгиз һәм Илдүс исемле игезәк улларыбыз дөньяга килделәр.
1951 елны район финанс бүлегенә эшкә урнаштым.
1984 ел беткәнче военкоматта эшләдем, ә 1985 елның 1 гыйнварында пенсиягә чыктым”.
Бүгенге көндә Зиннәтулла Әүхәдулла улы, төп нигезендә - Иске Чәчкаб авылында улы Илгиз белән яши.