ЗАРИПОВ РӘХИМУЛЛА ЗАРИП УЛЫ
Рәхимулла Зарип улы Кайбыч районы Зур Русак авылында 1924 елның 25 июлендә Зариф абыйның һәм Зиһникамал апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Гаиләдә алар өч бала була: Фәйрүзә, Рәхимулла, Борхан.
Унҗиде яшьлек вакытында аны сугышка әзерләү өчен Чувашиягә җибәрәләр. Чувашиядән аны Бөек Ватан сугышына алалар. Сугышта күп кыенлыклар, авырлыклар күреп, өч мәртәбә каты яраланып үтәли пулялар кулыннан, эченнән, аяк табаныннан чыгып госпительдә ятып чыга. Каты бәрелешләрнең берсендә якында гына туп ядрәсе шартлап Рәхимулла абыйның ике күзе дә күрми башлый. Бәхеткә каршы ике көннән соң аның күзләре ачыла. 1945 елның җәендә Рәхимулла абый туган авылына әйләнеп кайта. Аңа өченче группа инвалид кәгазе бирәләр. Ул 1952 елда Минҗиһан дигән исемле кызга өйләнә. Алар бергә дүрт бала үстерәләр: Миләүшә, Фирдәүсә, Зөлфия, Гусман. Сөйгән яры белән ул 55 ел торган.
Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә ул һәрвакыт узенең сугыш кырында калган дусларын искә төшерә иде. Шуның өчен сугыш турында сөйләгәндә ул елый иде.
Кызганычка каршы Рәхимулла абый безнең арада хәзер юк. Ул 2014 елның 10 мартында якты дөньядан китеп барды. Без беркайчан да Рәхимулла абыйны онытмайбыз.