Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Мамыш авылында гомер итүче Фазилә әби Кадыймова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

6 April, 2018 - 14:52

Корпункт: 

Бары тик 3 класс белем алган Фазилә әби, гомере буе колхозда хезмәт куя.

No votes yet

90 яшендә дә камыр баса.

6 April, 2018 - 14:49

Корпункт: 

Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче Әминә Хөснетдинова олуг юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә үзен бәхетле хис итә ул. Улы, килене тәрбиясендә гомер итә. Аларга хәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Кызы да бу хакта: “Киленебез белән энебезгә рәхмәт. Нинди генә эш башкарсалар да бергәләп башкаралар. Хатын-кыз, ир кеше эше дип бүлеп эшләү юк бу йортта. Камыр ризыгы пешерә башласалар да өчесе бергә эшлиләр,” дип елмая.

No votes yet

Безгә дә чират җитте.

27 March, 2018 - 15:07

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы елларында фронттан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан "Тарихи хәтер" дип аталган проект игълан ителгән иде. Аның кысаларында "1941-1945 елгы сугыш хатлары" дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул безнең Әтнәгә дә килеп җитте. Шулай итеп 20-21 март көнне бу фотокүргәзмә "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә узды. Күргәзмәне 200 дән артык мәктәп укучысы, Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникум студентлары, 60лап олы яшьтәге оешма җитәкчеләре, укытучылар, Ветераннар Советы членнары, музей хезмәткәрләре һ.б. карап узды.

No votes yet

Саекмас моң чишмәсе.

22 March, 2018 - 14:24

Корпункт: 

Балачак. Каникуллар җитүгә яки берәр бәйрәм булды исә, дәү әти белән дәү әни янына Күлле Киме авылына кайтабыз. Ә биредә һичшиксез концерт-тамаша булачак. Һәм без клубка чыгабыз.

No votes yet

Ары авылыннан Гөлҗиһан әби Сәфәрова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

22 March, 2018 - 14:21

Корпункт: 

Ары авылыннан Гөлҗиһан әби Сәфәрова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны да олуг юбилее белән районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлады. Гөлҗиһан әби район башлыгына үзенең изге теләкләрен җиткерде. Шунысы кызык, Гөлҗиһан әби Ары авылында туып, гаиләдә 5 кыз бала булып үсәләр. Бишесе дэ Ары авылы егетләренә тормышка чыгалар. Аның бөтен тормышы шушы авыл белән бәйле.

No votes yet

«1941-1945елгы сугыш хатлары» күчмә фотокүргәзмәсе Әтнәдә.

19 March, 2018 - 18:59

Корпункт: 

20 март көнне безнең районда тарихи вакыйга-республикакүләм «1941-1945 елгы сугыш хатлары» күргәзмәсенең ачылышы булачак. Бу чара “Тарихи хәтер” дигән проектның Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан уздырыла. Ул 2017елның Хәтер көнендә башланып китте. Күргәзмә республикабызның һәр районында да уздырылачак, һәр районның хатларын күрсәтәчәк. Без бу күргәзмәне Саба районыннан эстафета итеп алып кайттык. Һәм иртәгә сезгә тәкъдим итәчәкбез. Ә инде 9 май Бөек җиңү көнендә бу күргәзмә Казанда тәмамланачак.

No votes yet

“Колхоздагы бөтен эшне дә эшләдек”.

12 March, 2018 - 16:18

Корпункт: 

Кышлау авылында яшәүче Мәрьям әби Зариповага да 90 яшь тулды. Илгә килгән авыр елларны Мәрьям әби дә үз җилкәсендә кичерә. Яшь, кыен булса да,сынатмый. -Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде.Кечкенә булсам да бөтен авыр эшне эшләдем. Ачлыктан бөтен гәүдәм дер-дер килә торган иде. Бер сынык ипи булсачы, дип утырып елаган чакларым күп булды. Шулай булса да, бер эштән дә калмадым, урагын да урдык, урман да кистек, дуңгыз көтүе дә көттем, ат белән басуга тирес тә чыгардым, - дип искә ала ул елларны. Кышлау егетенә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

No votes yet

Әтнә “ФОРПОСТ”чылары – икенче!

28 February, 2018 - 11:03

Корпункт: 

Татарстан Республикасы “ФОРПОСТ”ы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, Арчаның педагогия көллияте базасына урта профессиональ белем бирү уку йортларының “ФОРПОСТ” отрядлары арасында спартакиада узды. Спартакиаданың ачылу тантанасында республика «ФОРПОСТ» үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үз вакытында республика наркоконтроленә нигез салган Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

No votes yet

“Батырларыбыз даны мәңгелек”.

28 February, 2018 - 10:27

Корпункт: 

Күшәр төп белем бирү мәктәбенең Хәйруллин Зөлфәт исемендәге балалар оешмасы членнары Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак булган авылдашлары Хәйруллин З.З. каберен зират кылдылар кардан чистартып, чәчәкләр куйдылар.

No votes yet

“Алтын куллы әтием, тырыш дәү әтием”

28 February, 2018 - 10:16

Корпункт: 

Күшәр төп белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Алтын куллы әтием, тырыш дәү әтием” дигән кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар.

No votes yet

Pages

Subscribe to Атнинский