Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле сугыш чоры балалары! Хөрмәтле район халкы!

Корпункт: 

Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәм. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 75 нче тапкыр каршылый.

9 май көнне театр коллективы онлайн концерт күрсәтте...

Корпункт: 

Коронавирус вәзгыяте белән бәйле, быел 9 май җиңү көне онлайн режимда узды. 9 май көнне төрле чаралар узды. Туган ягым паркында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә көн дәвамында веноклар куелды. Ә сәгать 11.00дән Әтнә татар дәүләт драма театры онлайн концерт күрсәтте.

Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, сугыш елларында Татарстан АССР халкы тормышы турында китап дөнья күрде.

Корпункт: 

Әлеге китап 10 бүлектән тора, аларда татарстанлыларның тылдагы тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләре диярлек ачылган. Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап, «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 ” дигән китап дөнья күрде дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Тыл ветераны Галимова Әнисә Җамалый кызы истәлекләреннән.

Корпункт: 

“Әти сугышка киткәндә бер әнигә 5 бала калдык. Ашау яклары бик авырдан иде. Икмәк бик аз булгач, яз чыгу белән кырлардан өшегән бәрәңге, ә болыннардан кузгалак җыеп ашый идек. Безнең сыерыбыз бар иде-шуңа күрә ачтан да үлмәдек.Сыер саварга утырганда, әни безнең барыбызны да савыт тоттырып, үз янына тезеп утырта иде. Без җылы сөт эчеп, тернәкләнеп китә идек. Әнинең зур тырышлыгы аркасында безгә ачка тилмереп утырырга бик туры килмәде. Шушы ук сыерларны ат урынына җигеп, әни белән басулардан көлтәләр ташыдык.

Тыл ветераны Зарипова Мөршидә Шәрип кызы истәлекләреннән...

Корпункт: 

“Сугыш еллары үзәкне өзгән ачлык белән истә калды. Әти сугышта, абый белән апайны да сугышка алдылар. Өйдә без әнигә өч бала. Колхоз һәр гаиләдән бер кешене Коркачыкка симәнә илтергә җибәрә. Берне бозаулаган сыерыбызны җигеп безгә дә барырга туры килде. Тау төшкәндә сыер егылды, бик авырлык белән генә барып кайттык. Борчак, арыш тутырылган илле килограммлы капчыкларны күтәреп бушату да безнең өстә иде. Капчыкның төбеннән тотып селкеп бушатканда почмакларында качырып калдырган берничә уч ашлыкны кайтканда куана-куана ашый идек.

Хәрби комиссар бәйрәм чараларын башлап җибәрде...

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан Арча - Әтнә хәрби комиссариаты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын башлап җибәрде.

Бер бүләк тарих.

Корпункт: 

Миллионнарча кешенең язмышын үзгәрткән сугыш көтмәгәндә башлана. Ул минем гаиләмә дә кагыла.

Муса Җәлил күккә күтәрелде.

Корпункт: 

“Аэрофолот” компаниясе очкычына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый исем бирергә тәкъдим итте. Моннан соң татар халкының бөек шагыйре беренче тапкыр һавага күтәрелде. 1 май көнне ул Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортыннан беренче рейсын ясады. Бу хакта Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясенең федераль һәм мәскәү хакимиятләре белән элемтә буенча генераль директор урынбасары Динә Газалиева үзенең Instagram социаль челтәрендә хәбәр итә.

«Безнең Җиңү көне " җыр флешмобында Түбән Новгород башкаручылары Татарстаннан эстафетаны кабул иттеләр.

Корпункт: 

Түбән Новгородта быел 45 ел тулган һәм Җиңү символы булган Бөек җырны академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-башкаручылары бергәләп башкарды. Әлеге җыр композитор Давид Тухмановның шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җыры.

Әтнә районы тракторчы хатын-кызлар...

Корпункт: 

“Татарстан музейлары язы” акциясе кысаларында. Сезнең игътибарыгызга ТАССРның 100 еллыгына карата, 1930-40 еллардагы техниканың уникаль предметын - СТЗ яки "Сталинка" тракторын тәкъдим итәбез. Ул Әтнә туган якны өйрәнү музее ишек алдында урнашкан. Сталинград трактор заводында СТЗкөпчәкле трактор төзелә башлый. Мондый СТЗ тракторлары Союзның барлык совхозларында һәм МТСларында таралган булган. Көпчәкле СТЗ тракторы, конвейерда күпләп чыгарылган беренче ил тракторы була. Беренче СТЗ тракторы Сталинградтагы яңа завод конвейерыннан 1930 елның июнендә төшә.