Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының "Илсөя" кафесында кичә, 4 мартта, сугыш чоры балаларын зурлап, хөрмәтләп чакырып, мул табыннар артына утырттылар. Түбән Бәрәскә авыл җирлегенең Олы Бәрәзә, Өшкәтә, Түбән Бәрәскә авылының сугыш чоры балалары җыйналган аш мәҗлесен коръән укып, Әдһәм мулла башлап җибәрде. Хөрмәтләү чарасында Ленин исемендәге хуҗалыкның рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида вафа кызы Фатыйхова катнашып, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән бу балаларның ачы язмышларына тукталып, аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик иттеләр.