Буинский

Буинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Буинский район образован в 1930 году. Расположен на юге-западе Татарстана.

Вольнистан авылында бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны туган көне белән тәбрикләделәр

Корпункт: 

90 яшен тутырган Солтан Алиулловны котларга район җитәкчелеге өенә килде. Буа муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремиев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Ветеранны район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов, мәдәният хезмәткәрләре дә котладылар.

Фәрит Нуруллин "Сугыш"

Корпункт: 

41 нче ел, 22 нче июнь, Кызыл белән язган датасы Шушы көннән тарих битләрендә, Кара юллар калды барысы. Батыр уллар, ир-егетләребез Китте безне, илне сакларга, Гомерләрен һич тә кызганмыйча, Биргән вәгъдәләрен акларга. Явыз дошманнарны җиңеп кайтабыз дип, Китте газиз әти-абыйлар, Кайгы-хәсрәтләрне сизгән кебек, Елап калды нәни сабыйлар. Сугыш, нинди тетрәндергеч исем, Явыз исем, ләгънәт төшкере Үзе үткән юлда күпме бушлык, Күпме хәсрәт-кайгы китерде. Күпме ятим, ачы күз яшьләре,

Буадагы һәйкәлгә геройларның исемнәрен хәрефләп тезәләр

Корпункт: 

Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелеше ахырына якынлашып килә. Әлегә кадәр яңгыр гына мәрмәргә ветераннарның исемнәрен, төгәлрәге, алтын йөгертелгән элпә белән капланган металл хәрефләрне ябыштырырга комачаулады. Шулай да эшчеләр соңгы ике көндә аларның яртысын үз урыннарына беркетә алдылар. Район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев әйтүенчә, анда барлыгы 500 ветеранның исеме язылачак. Төзүчеләргә моның өчен өч көн вакыт кирәк. Синоптиклар исә алдагы көннәрдә аяз һава торышы, ә төзүчеләр һәйкәлне бүген-иртәгә өлгертергә вәгъдә итәләр.

Динә Камалетдинова "Без әбиләр түгел"

Корпункт: 

Без әбиләр түгел, Ләкин безгә Әби,диләр, яшьләр,балалар Әни булмый,әби булганнарның Йөрәгендә тирән яра бар. Күктә безгә никах укылмады Назланмадык кайнар кочакта Әни булып бала сөялмәдек Хыялландык кына ул хакта. Егет кулы түгел, заман кулы Авырлыгын салды иңнәргә Окоп казыттылар,урман кистек Билдән карда,зыкы җилләрдә Сөеп туймас ярлар идек бездә Уңган,булган булдык тумыштан Вәгъдәләшкән сөйгән ярларыбыз Кайта алмады шул сугыштан.