Зеленодольский

Зеленодольский муниципальный район Республики Татарстан

Зеленодо́льский райо́н - муниципальный район на северо-западе Республики Татарстан

Авылдашыбыз-Сибгатуллин Нурмөхәмәт.

Корпункт: 

Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы тәкъдим итә.

Батырларның даны мәңгелек!

Корпункт: 

Шәрәфиев Гарәф Шәрәфи улы 1900 нчы елны Олы Ачасыр авылында туа. Сугышка кадәр колхозда бухгалтер, аннары кибетче булып эшли. Хәрирә исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч балалары туа: ике кыз ( Рәйхана, Әлфия), бер малай (Фидаиль). Репрессия корбаны булып ун ай төрмәдә утырырга туры килә аңа. Хәрирә тормыш иптәше янына баргач документларны ботинка табаны астына куеп кертә торган була. Гарәф тә шулай документларны кире чыгара. Сигез сутка буе суд була. Ул үзен-үзе аклап чыга. Аннары Гарәф шәһәргә китеп эшли башлый.

Олы Ачасыр авылында Дан орденының тулы кавалерларына истәлек тактасы куелды

Корпункт: 

Олы Ачасыр авылында Дан ордены тулы кавалерлары булган Хитем М.Д. һәм Данилов С.С.ка истәлек тактасы кую тантанасы булып узды. Бу чарага авыл активистлары, мәктәп коллективы һәм укучылары килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин М.Г. Олы Ачасыр авыл җирлегеннән чыккан Михаил Дмитриевич һәм Семен Степанович турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Шулай ук, музей хезмәткәрләре, китапханә мөдире дә чарада катнашучыларга үз фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан аларның истәлегенә чәчәкләр куелды.

Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмас

Корпункт: 

Архитекутра-этнография комплексында 15 февраль көнне "Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмас" дип исемләнгән кичә булып узды. Бу кичә Афганистаннан Совет гаскарләрен чыгаруга 30 ел булуга багышланган иде. Кичәгә Афганистан сугышында катнашкан Кадыйров А.Г. килде. Мәктәп укучыларына бик күп мәгълүматлар бирелде.