Кукморский

Кукморский муниципальный район Республики Татарстан

Кукморский район был образован в 1930 году. Ранее Кукморская волость входила в состав Мамадышского кантона Татарской АССР. Район был упразднен в 1963 году, территория передана в состав Сабинского района. Восстановлен в январе 1965 года.

Илебезнең барлык төбәкләрендә узган “Үлемсез полк” акциясенә Кукмара халкы да бик теләп кушылды.

Корпункт: 

Илебезнең барлык төбәкләрендә узган “Үлемсез полк” акциясенә Кукмара халкы да бик теләп кушылды. Әлеге акция кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле “сафка басты”. Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек.

"Үлемсез полк" Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы

Корпункт: 

Ганиев Нурмөхәммәт Габделгани улы 1924 елның 13 октябрендә Уразай авылында дөньяга килә. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә алынып, токарь һөнәрен үзләштерә. Ростовта комбайн заводында эшли. 1943 елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, шуннан сугышка китә. Ул Прибалтикада барган сугышта була, Приекуле һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1945 елның ноябрендә Ленинград шәһәрендә Бөек Октябрь революциясенә багышланган хәрби парадта катнаша. “Германияне җиңгән өчен”, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Кәримуллин Фәиз солдатның 103 нче язы

Корпункт: 

Районыбызның хөрмәтле кешесе, тумышы белән Кукмара районы Югары Казаклар авылыннан булган Фәиз Вәгыйз улы Кәримуллин:

"Үлемсез полк" Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы

Корпункт: 

Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы 1915 елның август аенда туа, биш яшендә ятим кала. Ул Мотыйгулла бабай белән Галимә әби тәрбиясендә үсә. Ул 1939 елны армия сафларына алына. Кавказда бер елдан артык хезмәт иткәч, сугыш башлана. Яхшы хезмәт иткәне өчен, аны Дунай елгасы буенда ил чикләрен сакларга калдыралар. 1946 елны гына туган авылына кайта. Ул 1993 елның 8 маенда бакыйлыкка күчте. 9 Май – Җиңү көнендә җирләнде.

Кукмара районы Өркеш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә эшләнгән мәрмәр обелискны ачу тантанасы булды.

Корпункт: 

Кукмара районы Өркеш авылында шушы авылда туып-үсеп бүгенге көндә Свердловск өлкәсендә яшәүче Хәбибуллин Илнур Гайфи улының матди ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә эшләнгән мәрмәр обелискны ачу тантанасы булды. Әлеге һәйкәлне куюда Рифнур һәм Илнур Садыковлар, Миннәхмәт һәм Нияз Гозәеровлар, Руслан Петров, Илдар Мөлеков, Рифат Габдрахманов, Риналь Ибраһимов, Расим Сәйфуллин, Рафил Хайруллиннар күп көч керттеләр. Азат Мөхәммәтханов трактор белән ярдәм итте.

“Ятим үткән балачак” дигән кичә

Корпункт: 

Кукмара районы Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия мәдәният йортында үткәрелгән “Ятим үткән балачак” кичәсендә катнашып, “Хәтер китабы – изге китап” бүлеген алып барды. “Хәтер” китабы редакциясе турында мәгълүмат бирде, китапның 14 томы Кукмара районы каһарманнарына багышланган икәнлеге аңлатылды. Бу безнең ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан фронтовиклар каршына илне торгызу бурычы басты. Аларның язмышы - Ватанга хезмәт итүнең калку үрнәге. Бәйрәмдә аларны һәрберсен аерым атап, аерым исемләделәр.

Кукмарада Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салынды

Корпункт: 

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кукмара районы Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды.

Хаҗиев Нәҗип Хаҗи улының солдат хатлары.

Корпункт: 

Хаҗиев Нәҗип Хаҗи улы 1920 елда Кукмара районы Камышлы авылында туган. Әтисе Тохватулла улы Хаҗи. Әнисе – Мөһәммәтгали кызы Миңнебикә. Гаиләдә беренче бала. Атасы, Нәҗипкә 9 яшь булганда вафат була. Кечкенәдән сөючән, әнисенә, гаиләсенә булышып үскән. Башта Камышлы авылының 4 еллык башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Шуннан соң җидееллык Пычак авылындагы мәктәпне бетергән. Мәктәпне тәмамлагач сатучы булып әшләгән, секретарь эшен башкарган, соңрак аны авыл советына сайлап алганнар. 1940 елда 20 яшендә армия сафларына китә. 1942 елда хәбәрсез югала.

Майдилбәр Хәмитовага - 100 яшь

Корпункт: 

Дөнья галимнәре, озын гомер серләрен аңларга теләп нинди генә тикшерүләр үткәрмиләр. Ә менә Сазтамак авылындагы Майдилбәр әби Хәмитованың 100 яшькә җитүендә бернинди сер юк: моннан 40 ел элек бертуган апасы вафат булгач, аның психик авыру улын тәрбиягә ала һәм "Мин үлсәм ,кем кулынакалыр?" дип яши дә яши...

Шакиров Галимҗан хатлары

Корпункт: 

1941 елның октябрендә хәбәрсез югалган Шакиров Галимҗан хатлары.Кукмара районы, Күкшел авылы 3 сентябрь, 1941 ел. Өйдәгеләр! Сезнең барыгызга да сагынычлы сәләм. Без Москвага килеп җиттек. Стансада ятабыз. Хәзергә тамак тук һәм тынычлык. 22 августтан бирле Москвада. Бернинди дә тынычсылык булмаган. Кайсы якка китү хәзергә билгеле түгел. Ленинградка яки Смоленский направлениесенә диеп сөйлиләр. Кайсына барсаң да утның кызулыгы бертөрле диләр. Хәзергә юлда булганлыктан адрес язып булмый.