Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
«Патриот «Хәрби-патриотик эш һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге» МБУ тирында Советлар Союзы Герое Суднишников М.В. истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча шәхси-команда ярышлары узды. Егетләр арасында нәтиҗәләр: 1 урын-Бариев Радим (4 нче мәктәп) 2 урын-Латфуллин Александр (1 нче мәктәп) 3 урын-Шамилов Илшат (1 нче Гимназия) Кызлар арасында нәтиҗәләр: 1 урын-Кузнецова Владлена (Камай төп гомуми белем бирү мәктәбе) 2 урын – Пономарева Анастасия ( 1 нче мәктәп) 3 урын-Никитина София (2 нче мәктәп)
9 май көнне күп кенә авыл клубларында һәм мәдәният йортларында «Хәтер шәме»акциясе узды.Ул Россиянең барлык торак пунктларында уза. Шәмнәр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше һәм Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә кабындырыла. Дистәләгән елдан соң сугыш корбаннары турындагы хәтер совет кешеләренең барлык хәрби буыны вәкилләренең якты хәтере, фронттагы һәм тылдагы батырлыклары белән Бөек Җиңүне яулаган, тылдагыларның батырларча хезмәте белән тоташа.
«Татарстан Республикасы Менделеевск районы ҮКС» Песәй авылы китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырган "Сугыш турында балаларга укыйбыз" XIII Халыкара акциясенә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган. Акция кысаларында “ Бөек Җиңүнең Бөек мае” әдәби-патриотик сәгате узды.
Тойма авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" ГБУК оештырган “Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз” исемле ХIII Халыкара акциягә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган.
Монаш авылы китапханәсе «Самара өлкә балалар китапханәсе»ДБУ оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында 4,5 нче сыйныф укучылары өчен «Җиңү мае белән яз килә»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Абалач авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. Кычкырып уку өчен Р.Мостафинның «Кызыл ромашка»китабы сайланды. Һәр укылган хикәя ахырында яшь китап укучылар китапханәче белән берлектә тыңланган хикәяләргә йомгак ясадылар.р. Балалар бик теләп һәм кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, сугыш еллары шаһитлары булган туганнары һәм якыннары турында сөйләделәр. «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы турында китаплар тәкъдим ителде.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Песәй мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өйләрендә булдылар. Аларга бәйрәм күчтәнәчләре бүләк иттеләр, георгий тасмасы белән түшләрен бизәделәр, хәтер булып, күңелләрдә сакланган вакыйгаларны барладылар. Сугыш уты белән үрелгән язмышлар беркемне дә битараф калдырмый, тыныч тормыш өчен күп көч куйган ветераннарга рәхмәтебез чиксез.
Енабердино авыл китапханәсе язучылар һәм шагыйрьләргә, удмурт халкының герой - балаларына багышланган «Дуно Вормон» (кадерле Җиңү) дип исемләнгән әдәби музыкаль композиция әзерләде һәм үткәрде.
Район җитәкчесе Радмир Беляев барлык менделеевлыларга Җиңү көнен оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары тәмамланды. Алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Радмир Беляев узган бәйрәмнәргә йомгак ясап хәбәр итте.
Монай авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы " акциясе кысаларында 77 агач утырттылар.