Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Безнең Валя әбекәй

Корпункт: 

10 нчы балалар бакчасында озак еллар пешекче булып эшләү дәверендә нәниләр Валентина Рыбинага бары тик шулай дип кенә мөрәҗәгать итәләр. Шушы көннәрдә Валентина Александровна 90 яшен билгеләде. Аңа хезмәт биографиясен иртә – 12 яшендә үк башларга туры килә. − Сугыш чоры моны таләп итте, − ди В.Рыбина. Ул пешекче һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы аңа тугры кала.

Гаилә фотохроникалары

Корпункт: 

Балалар иҗат үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан шундый исемдә фәнни-гамәли конференция узды. Республика акциясенең муниципаль этапында шәһәр һәм авыллар мәктәпләре укучылары катнашты. Конференциядә катнашучыларны, укытучыларны һәм кунакларны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина сәламләде һәм лаеклы җиңүләр теләде.

Бөек Ватан сугышы чоры балалары

Корпункт: 

Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə «Бөек Ватан сугышы чоры балалары» дигəн китап күргəзмəсенə күзəту ясадылар. Китапханəче чарага килгəн балаларга Бөек Ватан сугышы чоры балаларыныӊ күрсəткəн батырлыклары турында сөйлəде, күргəзмəдəге китаплар белəн таныштырды. Китаплардан өзеклəр уку оештырылды.

«Канатлы»коллекция

Корпункт: 

4 нче мәктәпнең музей фонды яңа экспонататлар белән тулыландырылды. Хәрби самолетларның 100дән артык моделен тәшкил иткән уникаль коллекцияне учреждениегә менделеевлы Юрий Мингалиев тапшырды, – Менделеев яңалыклары район газетасы хәбәр итә. Коллекционерны директор һәм аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Луиза Хабибуллина һәм Надежда Кривелёва, тарих укытучысы Любовь Кузнецова, мәктәпнең яшь армиячеләре каршы алдылар. Алар кунакны «Сугыш даны» мәктәп музеена алып бардылар, анда авиация техникасы модельләре урнаштырылды.

Ветеранның 95нче язы

Корпункт: 

Тыл һәм химзавод ветераны Татьяна Воробьёва күркәм юбилеен билгеләде. Татьяна Васильевнаның хезмәт биографиясе Л.Карпов исемендәге химзавод белән бәйле. Ул фармакопея, реактив тозлар цехларында эшли. – Сугыш елларында завод фронт ихтыяҗлары өчен яраклаштырылды, – дип искә ала ветеран. – Безнең участок хлорлы кальций җитештерде. Сугыш хәтеремдә авыр эш белән генә түгел, ачлык белән дә калды. Түземсезләнеп яз җитүен, үләннәр чыгуын көтә идек. Өшегән бәрәңге белән алабута күмәче төп ризыкларыбызның берсе булды.

Минзәлә-Ярославль-Менделеевск

Корпункт: 

Чандыр гәүдәле, гаять аралашучан бу әбинең тормышны яратуы аеруча көчле. Халисә Хаббетдинова яттан шигырьләр дә сөйли, урынлы шаяртып та ала. Ә аңа тормышында күпне кичерергә туры килгән. – Минзәлә районында тудым, укырга мөмкинлегем булмады, – дип искә ала Халисә Әһлиевна, – без, дүрт бала, әти-әниебезгә булыштык. 15 яшемдә Ярославльгә вербовать иттеләр. Ул чит җирләрдә озын 52 ел яши, кирпеч заводында эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзер ветеран туганының кызы Нәзилә тәрбиясендә. Ходай Тәгалә аңа балалар бирмәгән, ләкин зирәк яшендә ялгызын гына да калдырмаган.

Үлемсезлеккә атлаган рота

Корпункт: 

Псков десантчыларының соңгы көрәше тарихка тугрылык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак кереп калды. 2 март көнне Турай авылы китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган «Шестая рота – сердце боль пронзает…» исемле батырлык дәресе уздырылды. Китапханәче З.Бәйрәмгалиева десантчыларның батырлыгы турында сөйләде. Укучыларга Чечняда һәлак булган 6 нчы ротага багышланган “Үлемсезлеккә атлаган рота”дигән презентация күрсәтелде.

Яшь армиячеләр сафта

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы, Ватанны саклаучылар көне, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы уңаеннан 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында сафта йөрү һәм җырлау буенча район бәйгесе узды. Смотрда 1, 2, 3, 4 мәктәпләр һәм гимназиядән кызлар һәм малайлар катнашты. Чарага почетлы кунак район башлыгы Валерий Чершинцев килде.

Очрашу һәм истәлекләр

Корпункт: 

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Фотима Мирзоева әлеге чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны безнең районнан гына түгел, Яр Чаллы, Мамадыштан да чакырды. Батыр, гайрәтле һәм какшамас сугышчы-интернационалистлар турында балаларга Дамир Җамалиев, Диләрә Усеинова, Айрат Нисафетдинов, Николай Разживин, Рамил Дәүләтшин сөйләделәр. Укучылар сугыш турында тарихи фактларны бәян иттеләр, видеоязмалар карадылар, фотосурәтләр, әлеге вакыйгаларда катнашучыларның хикәяләрен тыңладылар. Әфганстан солдатлар күзеннән Айрат Нисафетдинов, 1987-1989 елларда Әфган сугышында катнашучы

Ватанны саклаучылар көненә кызыклы чара

Корпункт: 

Иске Гришкин мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап, кызыклы чара уздырылды. Мәдәният йорты эшчеләре төрле биремнәр әзерләделәр. Беренче биремнәр аңга, икенче - географияне белүглә, өченче - стандарт булмаган проблемаларны хәл итү, дүртенчесе - сәнгать этабы. Барлык катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладык. Җиңучеләр төрле креатив бүләкләр белән бүләкләнде.