Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Татар Чаллысы мәдәният йортында 6-9 сыйныф укучылары өчен "Холокостаның кечкенә гомерләре"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Картинаны күрсәтүгә район башлыгы Валерий Чершинцев, Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, уку учреждениеләре җитәкчеләре һәм яшьләр оешмалары активистлары чакырылган иде. Кунакларны фильмның төп герое Зоя Космодемьянская образында кинотеатр хезмәткәрләре каршы алды. Чакырылучылар өчен якты фотозона, сугыш чоры экспонатлары әзерләнгән иде, һәр кунакка блокадалы икмәккә талоннар тапшырдылар. Аннары тамаша башланыр алдыннан тамашачыларга зур булмаган театр спектакле тәкъдим ителде.
Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында сүз Ленинград халкының бөек батырлыгы, аларның ныклыгы, түземлеге һәм патриотизмы турында барды. Шулай ук блокададагы Ленинградта Алеша исемле малай тормышы, шушы дәһшәтле 900 көн эчендә кешеләргә ничек авыр булуы турында видеоролик күрсәтелде. Аннары хәрби фронт хатлары әзерләү буенча мастер-класс булды.
Устав төзелгән предприятиенең төп миссиясен билгеләде: Россиядә фәнни-техник, хәрби һәм спорт максатларында һавада йөзүнең куллану идеясен үстерү.
2 нче февраль - Сталинград сугышы тәмамланган көн. 26нчы гыйнварьдә Бөек Ватан сугышы чорында мөһим борылыш буларак теркәлгән бәрелеш турында Псәй мәдәният йортында мәктәп балалары белән видеоязма карадык. Соңыннан алар өчен квест-викторина үткәрелде. Эзләнү эшчәнлеген үз эченә алган әлеге шөгыльдән һәркем канәгать калды. Бу очракта "Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп" дигән әйтем урынлы булыр, чөнки балалар күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Менделеевск шәһәренең Татар китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Поэзия дә сугышты" дигән патриотик акциягә кушылды, аны "Тула өлкәсенең Венев шәһәрендә урнашкан "Авылара китапханә үзәкләштерелгән система" МИК оештыра.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Песәй авылы җирлегенә караган Песәй, Тат Сарсаз, Әтәс авылларында яшәүче зур хөрмәткә лаек булган тыл ветераннарына, бәйрәм уңаеннан, медальләр тапшырылды. Аларны Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллиналар тапшырды. Сафлары елдан-ел сирәгәя бара, бүгенге кондә нибары 6 тыл ветераны Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә.Тик күңел түрендә йөрткән сугыш еллары хатирәләре генә тоныкланмый, киресенчә, еллар узган саен, җан авазы булып, күз яшьләре аша һәрчак искә
Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар ирләр белән бертигез сугыш кырында көрәшкән. Алар әсирлеккә эләгә, пулялардан һәлак була, яраларыннан һәм авыруларыннан үлә. Бөек Ватан сугышы тарихының бондюга сәхифәләрен өйрәнгәндә, мондый фактка шаккатмаска мөмкин: Енабердино авылыннан өч кыз - Ольга Игнатьева, Наталья Фадеева, Наталья Федорова чакырылган. Һәм барысы да һәлак булды.
1 апрельдән 12 апрельгә кадәр Турай мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган “Балалар күзе белән сугыш” дип аталган онлайн-рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурс Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы яшәвен дәвам итсен, ә ул куркыныч еллар турында истәлек, киләчәк буыннарны кисәтеп, саклансын өчен инициацияләнде.
С. Гассар исемендәге мәдәният сарае онлайн-бәйгеләр игълан итә. Аларда җиңүчеләр дипломнар, истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк. Үзизоляция режимында вакытыгызны файдалы үткәрегез һәм талантларыгызны күрсәтергә ашыгыгыз. Сәнгатьле укучылар бәйгесе Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Катнашучыларның яше — 6дан 65кә кадәр.