Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

17 January, 2018 - 11:08

Корпункт: 

15 гыйнвар көнне Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Латыпова Хафизә Кашап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Карамов райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Хафизә Кашап кызы II һәм III дәрәҗәдәге Хезмәт даны орденнары иясе.

Average: 5 (1 vote)

Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

17 January, 2018 - 11:05

Корпункт: 

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый. Менә бүген район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Карамов тыл ветераны Шәрипова Хая Вәҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

Average: 5 (1 vote)

Бөек Ватан сугышы ветераны Гамир Сабир улы Сабировка – 90 яшь

17 January, 2018 - 11:00

Корпункт: 

Олимән авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Гамир Сабир улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук котлауларга Киров авыл башлыгы Әнвәр Гафуров да кушылды һәм бүләкләр тапшырды.

Average: 5 (1 vote)

Ветеранныбызны котлауны дәвам итеп

26 September, 2017 - 14:20

Корпункт: 

РФ президенты Владимир Путиннан котлауны Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнуллин Хәдимулла Зәйнулла улы кабул итте. Юбилеее уңаеннан, Хәдимулла Зәйнулла улын район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарипов Р.И.котлап, РФ президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Ф,М,Камаев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Average: 5 (1 vote)

Актанышта Хәтер һәм матәм көне буларак митинг узды

27 June, 2017 - 09:21

Корпункт: 

Актаныш районыннан һәркайсы бөртеккә тиң 19573 кеше илне сакларга китә. Шуларның 8523е кире әйләнеп кайта алмады. 5 райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

No votes yet

Актанышта зур бәйрәм - 9 май!

11 May, 2017 - 16:21

Корпункт: 

9 май – Бөек Җиңү көнен илебездә, республикабызда гына түгел, ә дөньяның башка күп кенә шәһәрләрендә дә билгеләп үтелә. Быел Бөек Җиңүнең 72 нче язын каршы алабыз! Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан! Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнаштылар.

No votes yet

Бөек Җиңүнең 72 нче язы

11 May, 2017 - 16:03

Корпункт: 

9 май – Бөек Җиңү көнен илебездә, республикабызда гына түгел, ә дөньяның башка күп кенә шәһәрләрендә дә билгеләп үтелә. Быел Бөек Җиңүнең 72 нче язын каршы алабыз! Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан! Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнаштылар.

No votes yet

Авыл җирлекләре җиңүнең 72нче язын каршы алды

11 May, 2017 - 15:48

Корпункт: 

Бу көннәрдә Аккүз җирлегенә караган Аккүз, Меңнәр, Чишмә авылларында Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап митинглар узды.Һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

No votes yet

Фаил Камаев яугирләргә бүләкләр тапшырды

11 May, 2017 - 14:11

Корпункт: 

Актанышта район башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугыш ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңү бәйрәме уңаеннан, бүләк каплар тапшырды һәм ТР Президенты котлауларын җиткерде. Аны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамиля Закирҗанова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов озатып йөрделәр.

No votes yet

Юбилее белән котлыйбыз!

10 May, 2017 - 11:11

Корпункт: 

Иске Кормаш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Мофавада апа Мәрдислам кызы Мөхәмәдиевага кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

No votes yet

Pages

Subscribe to Актанышский