Черемшанский

Черемшанский муниципальный район Республики Татарстан

Черемшанский муниципальный район (тат. Чирмешән районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — село Черемшан.

Выставка "О Родине, о мужестве,о славе!"

Корпункт: 

Заведующая библиотекой Черемшанской ДШИ Фадеева В.Ю. организовала виртуальную выставку приуроченную 75 летию Победы в ВОВ под названием "О Родине, о мужестве, о славе!" На выставке представлена художественная литература о подвигах народа в годы войны , публикации и очерки военных лет/ Статьи о бойцах -наших земляках, их личные вещи и документы военных дней. С выставкой можно ознакомиться в фото галерее на портале района .

"Утыз Имән" мәктәбендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, пневматик винтовкадан ату буенча ярыш үткәрелде.

Корпункт: 

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Утыз Имән" мәктәбендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, пневматик винтовкадан ату буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта барлык укучылар да катнашты. Мәктәпнең иң төз атучы мәргәннәре булып: Юнусова Илүзә 8 сыйныф һәм Максумов Раиль 5 сыйныф укучылары танылды.

Җиңү көненә багышланган рәсем конкурсы.

Корпункт: 

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Утыз Имән" мәктәбендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 2-8 сыйныф укучылары катнашты. 4 нче сыйныф укучылары аеруча актив һәм зур кызыксыну белән катнаштылар. Конкурс укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Муса Җәлилнең туган көне.

Корпункт: 

16нче февральдә Утыз Имән мәктәбендә герой- шагыйрьнең туган көне уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән кичә уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, тирән эчтәлекле шигырьләрен тыңладылар, презентацияләр карадылар, шулай ук викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бу кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миневалиева Минзирә Кадыйр кызына рәхмәтебезне белдерәбез.

Хәтер яңарту

Корпункт: 

Түбән Кәминкә мәктәбендә белем алучы 5 сыйныф укучылары тарих дәресендә, сугыш кырында башларын салган ветераннарыбыз фамилияләрен барладылар. Үзләренең яуда ятып калган бабаларының фамилияләрен табып хәтер яңарттылар.

Утыз Имән мәктәбе укучылары Мемориаль үзәктә.

Корпункт: 

Утыз Имән төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Чирмешәндә мемориаль үзәктә булдылар. Укучылар безнең районның Бөек Ватан сугышында катнашучы каһарманнары турында бик күп яңалыклар белделәр.

Тимурчылык эше дәвам итә.

Корпункт: 

Утыз Имән мәктәбе укучылары авылыбыздагы Бөек Ватан сугышы тыл ветераннарына, ялгыз әби-бабайларга төрле эшләрдә булышалар.

письма треугольники военных лет

Корпункт: 

Өчпомаклы солдат хатлары... Халкыбызның сугышта нинди сабырлык күрсәткәненә дәлилләр. Хат 1942 нче датасы белән тамгаланган. Хатның бер почмагында "әти хаты" дигән тамга бар. Хатның бер буш урынына "Җавап хаты язганда бер бит кәгазь дә куегыз" дигән җөмлә, хат язылган чорның кырыс чынбарлыгын күрсәтә. Материал школьного музея МБОУ "Лашманская СОШ" Черемшанского района РТ. Кружок "Краеведение" МБОУ "Центр внешкольной работы" Черемшанского муниципального района рук. Газимзянова Р.Г.

фото с сослуживцами ( Сабиров Салих, уроженец с. Лашманка, Черемшанского(Первомайского) района, 1940 год)

Корпункт: 

Әлеге истәлек - Чирмешән (элеккеге Беренче Май) районы Лашман авылында туып үскән Сабиров Салихның армия хезмәтендә төшкән фотосы. Фото 1940 нчы ел азагында төшерелгән һәм артында кемнәр икәнлеге язылган. Сурәттәге егетләр 1941 нче елда, сугышның беренче көннәреннән үк, фронтның алгы сызыгына җибәреләләр. Бәлки кемнәрдер үз туганнарын танып алыр... Материал школьного музея МБОУ "Лашманская СОШ" Черемшанского района РТ. Кружок "Краеведение" МБОУ "Центр внешкольной работы" Черемшанского муниципального района рук. Газимзянова Р.Г.

Хәтер яңарту...

Корпункт: 

Түбән Кәминкә төп мәктәбендә белем алучы 5 сыйныф укучылары тарих дәресендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучы бабаларыбызны искә алдылар. Үзләренең яу кырында ятып калган бабаларының фамилияләрен табып хәтерләрендә яңарттылар.